Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәрсә соң ул тахограф?

Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына ярашлы, коммерцияле юл белән пассажирлар йөртүче һәм йөк ташучы транспортны 2012 елдан башлап машина йөртүченең хәрәкәт, хезмәт һәм ял режимын күзәтүче техник контроль чарасы - тахограф белән җиһазландыру карала.

Тахограф борт җайланмасыннан, берничә картадан, хәрәкәт датчигыннан, глобаль навигацияле спутник сигналларын тотучы һәм тапшыручы ике антенадан, тахограф компонентларын тоташтыручы һәм аларны транспорт чарасына беркетүче монтаж частьләрдән тора. Тахограф белән машина йөртүчеләр эш һәм ял режимын теркәү, исәбен алып бару өчен файдалансалар, транспорт предприятиеләре әлеге прибор ярдәмендә шоферның эш һәм ял режимын контрольдә тота, ә контролерлар исә машина белән идарә итүченең ял һәм эш режимын гына түгел, хәрәкәт режимын да күз уңында тота.

Бүгенге көнгәчә тахографлар, шофер урынынна тыш, сигездән дә ким булмаган урынлы шәһәрара автобусларга, 12 тоннадан зуррак массалы йөк машиналарына куелырга тиеш булса, 2015 елның 1 апреленнән алар 3,5 тоннадан артык массага ия йөк машиналарына да беркетеләчәк. Тохограф булмаса яисә аны файдалануда кагыйдәләр бозылса, гади гражданнарга 1000 сумнан алып 3000 сумга, вазифаи затларга 5000 сумнан башлап 10 000 сумга кадәр административ штраф салына.

Шәһәрара рейска чыккан һәркемгә руль белән идарә иткәндә физик аруның чиген узмаска киңәш итәбез. Шоферның эш көне ун сәгатьтән артмаска тиеш. Әгәр машина белән идарә итү тәүлегенә 12 сәгатьтән артып китә икән, рейска ике шофер чыгару алшарт. Бу очракта автомобильдә йоклау урыны булырга тиеш. Хөрмәтле шоферлар, шәһәрара озын юлларга чыгасыз икән, үз вакытында ялга туктагыз, төнлә транспорт белән идарә итүдән тоткарланыгыз. Агымдагы елның июль аенда гына да республикада, шоферлар йоклап китү сәбәпле, ике авария булды, нәтиҗәдә ике гаиләнең гомере өзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев