Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Октябрь аенда - өч янгын

Сәбәпләре: ут эшләрен башкарганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, ут белән саксыз эш итү.

Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге бу янгыннар буенча җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарды.

Янгын - куркыныч афәт һәм шулай булып кала бирә. Кешеләр үлеме, травматизм һәм пешүләр - ут стихиясенең фаҗигале нәтиҗәләре. Болар барысы да көнкүрештә һәм хезмәт эшчәнлегендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсе.

Шәхси йортта янгын куркынычсызлыгы күбесенчә электр үткәргечләрнең дөрес үткәрүгә бәйле. Иң күп янгыннар электр белән тәэмин итү системасында кыска ялганыш яки башка җитешсезлекләр аркасында килеп чыга. Әгәр йорт агач булса, иң яхшысы электр чыбыкларын төзелеш материаллары белән капламый тышкы якта калдырып уздыру. Теләсә кайсы очракта да челтәрне автоматик рәвештә сүндерүне урнаштыру киңәш ителә.

Электр җиһазларын кулланганда:

*бер үк вакытта берничә көчле егәрле техника кабызырга ярамый (электр чәйнүге + кер юу машинасы + кондиционер);

*бер розеткага берьюлы берничә җиһаз тоташтыру катгый тыела;

*көнкүреш техникасы егәрлегенә туры килә торган сыйфатлы челтәр фильтрлары гына сатып алыгыз;

*кабызылган үтүг, җылыткычлар, электр плитәләре җиңел ялкынсынучы интерьер әйберләреннән (пәрдәләр, өстәл япмалары, келәмнәр, агач һәм пластик җиһазлардан) имин ераклыкта урнашсыннар.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү - ул сезнең иминлек, сезнең тормышыгыз һәм якыннарыгызның сакланышы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев