Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коллективны социаль сораулар борчый

Район җитәкчелеге узган атнада хезмәт коллективлары белән очрашуын дәвам итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары З. Сәетгалина Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе, Урыссу тимер-бетон эшләнмәләре заводы һәм "Түбән Кама базасы" ҖЧҖның Октябрьский цехы эшчеләре белән очрашты. Ул 2012 елда районда үтәлгән эшләр белән таныштырды һәм сорауларга җавап бирде. Эшчеләр, нигездә, электр энергиясен алдан кисәтмичә сүндерүләре, үзәк урамнарга тротуарлар түшәү, торак-коммуналь уңайлыкларына тарифлар үсүе, балалар мәйданчыкларын җиһазлау, балалар учреждениеләренә сак кую, поликлиникада кабинетларның уңайсыз урнашуы, юллардагы колеялар кебек социаль характердагы сорауларны күтәр-деләр. Аларның бер өлешенә җаваплар шундук яңгырады. Тикшерергә кирәк булган сорауларга җавап соңрак, массакүләм мәгълүмат чаралары аша биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев