Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Остазларыбыз булсын янәшә

Ике бәйрәмне берләштергән 1 октябрь иртәсендә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, район халкының әлеге катламы гына игътибар тоеп калмады. Районның зур педагогик коллективы да үзенең һөнәри бәйрәме хөрмәтенә котлаулар кабул итте.

Бәйрәм иртәсе авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән башланды. Район мәдәният йорты буйлап тезелеп киткән автолавкалардан ит, сөт, ашлык, яшелчә сатып алырга мөмкин булды. Кирәк-ярак җыеп, сумкалары шактый авырайган әби-бабайларны ике автомашина капка төпләренә үк илтеп куйды. Бу уңайлык "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге инициативасы белән оештырылды. Кышка запас туплау, көндәлек кирәк-ярагы сатып алу өчен чиратта торып, аякларына иртәнге салкын йөгерә башлаган өлкән-нәргә җылынып алу урыннары да булдырылган иде. Районның авыл хуҗалыгы оешмалары хәйрия чәй табыны оештырды. Табалардан гына төшкән тәбикмәкләр, хуш исле чәй, ниһаять, якты йөзле, тәмле сүзле авыл эшчәннәре - өлкән яшьтәгеләрнең күңелен йомшартып җибәрергә күп кирәкмени! Әби-бабайларның шактые канәгать калды. Алар хөрмәтенә оештырылган концерт кына карап та, кәефне күтәрергә мөмкин булды. Мәйдан тутырып район мәдәният йорты артистлары, авыл үзешчәннәре, "Сударушка" рус җыры ансамбле, "Ветеран" һәм "Истоки" ветераннар хоры, "Ютазы йолдызлары" бию ансамбле бөтен халыкка чын бәйрәм бүләк итте.
Ә бу вакытта район мәдәният йортында "Укытучы көне" бәйрәмен башлар өчен соңгы хәзерлекләр күрелә иде. Бәйрәмчә бизәлгән залга район педколлективының элитасы җыелды. Чараны башлап җибәргән "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле чыгышы биергә өйрәтүче укытучыга багышланды.
Район педагогларын, мәгариф ветераннарын, кунакларны, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең сәяси советы секретаре, район башлыгы М. Шәйдуллин сәламләде. Кеше тәүге тапкыр дөнья танырга укытучыдан өйрәнә. Шуңа күрә безнең һәрберебезнең яраткан мөгаллимебез бар. Ул безгә аң-белем генә биреп калмады, олы тормышка чыгаручы туры юлны да күрсәтте, диде ул үзенең тәбрикләү чыгышында. Марсель Зөфәр улы алдынгы педагогларга район советының мактау грамоталарын, район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Әлеге хөрмәтле укытучыларның исемнәре район газетасының моннан алда чыккан санында дөнья күрде, шуңа күрә кабатлап тормыйбыз. Сәхнәгә "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең актив әгъзалары күтәрелде. М. Шәйдуллин мәгълүмати-методик үзәкнең әйдәүче белгече А. Кадыйрованы, Урыссудагы 2 санлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Р. Имаеваны, Каразирек мәктәбе директоры урынбасары Р. Зарипованы тәбрик итте.
Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары З. Рәшитова котлады. Зәрия Әхмәдулла кызы Урыссуның 3 санлы мәктәп укытучысы Г. Купцова, Подгорный мәктәбе директоры М. Шакирова түшләренә "Мәгарифтәге уңышлары өчен" күкрәк билгесен беркетте. З. Рәшитова Ютазы мәктәбе директоры урынбасары Р. Ганиева, Урыссуның 3 санлы мәктәбе укытучысы Л. Гамирова, Урыссуның 2 санлы мәктәбе укытучысы С. Евсеева, Урыссудагы 4 санлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Э. Сәлахова, Бәйрәкә мәктәбе укытучысы А. Хәмидуллинга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталарын тапшырды. Зәрия Әхмәдулла кызы кулыннан әлеге ведомствоның рәхмәт хатларын Бәйрәкәтамак мәктәбе директоры С. Батыршина, район мәгариф бүлегенең 1 категорияле белгече Л. Вәлиәхмәтова, Урал мәктәбе директоры Н. Исхакова, "Алсу" Бәйрәкә балалар бакчасы тәрбиячесе С. Хисамиева, Урыссу гимназиясе укытучысы Р. Юнысова кабул иттеләр.
Сезнең фидакарьлегегез, сабырлыгыгыз, алдынгы тәҗрибәгә таянып эш йөртүегез, яңалыкка омтылуыгыз өчен мин сезне чын күңелдән хөрмәт итәм, диде сәламләү сүзендә район мәгариф бүлеге начальнигы Г. Сафиуллина. Ул Урыссуның 4 санлы мәктәбе укытучысы А. Усманов, Ютазы мәктәбе укытучысы Р. Гыйз-зәтуллин, Урыссуның 2 санлы мәктәп педагог-оештыручысы Г. Корбангалиева, Урыссуның 4 санлы балалар бакчасы логопеды Л. Зарипова, 8 төрдәге Урыссу махсус (коррекцион) мәктәп тәрбиячесе Г. Панованы район мәгариф бүлегенең мактау грамоталары белән билгеләп үтте. Гөлнара Гарәфетдин кызы әлеге ведомствоның рәхмәт хатларын Бәйрәкә балалар бакчасы мөдире С. Вәлиевага, Урыссу гимназиясе укытучысы З. Алиәкбәровага, Каразирек мәктәбе укытучысы Л. Касыймовага, Акбаш мәктәбе директоры урынбасары А. Гәрәевага, Кече Урыссу мәктәбе укытучысы Д. Мөхәммәдиевага, мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече Г. Гыйләҗевага тапшырды.
Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары советы рәисе В. Орехова Ютазы мәктәбе профкомы рәисе урынбасары З. Сәлимгәрәевага, Каразирек мәктәбе директоры Ф. Ситдыйковага, Урыссуның 3 санлы мәктәп профкомы рәисе Т. Гарифуллинага, мәгълүмати-методик үзәк-нең профком рәисе Л. Гә-рәевага, Ютазы балалар бакчасы профкомы рәисе урынбасары Г. Әкъсәновага кыйммәтле бүләкләр генә тапшырып калмады. Валентина Ивановна хезмәттәшләренә җыр да бүләк итте. Гомумән, бәй-рәмнең һәр чыгышы җыр-бию белән үрелде. Агымдагы елда юбилейлы туган көннәрен билгеләп үткән укытучылар, каләм тоттырып сызарга, иҗекләрдән сүзләр язарга өйрәткән педагог-ветераннар хөрмәтенә дә иң матур сүзләр әйтелде, ягымлы җырлар яңгырады. Залда утыручылар тагын бер кат "Ел тәрбиячесе - 2011" район бәйгесендә катнашучыларны сәламләделәр. Бәйрәм-дә коллегалар коллегаларын гына тәбрик итеп калмадылар, аларны видеоязма аша районның төрле тармакларында эшләүче җитәкчеләр дә котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев