Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Партия билетлары тапшырылды

Чәршәмбе, 13 февральдә, тантаналы шартларда "Гадел Россия" сәяси партиясенең Ютазы җирле бүлеге әгъзаларына партия билетлары тапшырдылар.

Партиянең җирле бүлеге координаторы Фикърәт Локманов кыскача партия йөз тоткан максатлар һәм бурычлар белән таныштырды. Җирле бүлек сафларында булган 45 кешенең күпчелеген яшьләр тәшкил итә. "Бүген Татарстан региональ бүлеген Рушания Бильгильдиева җитәкли. Ул бик энергияле, эшчән, кешелекле шәхес, - дип билгеләп үтте Фикърәт Галимҗан улы. - Шуңа күрә бергәләп эш иткән, актив гражданлык позициясе күрсәткән очракта, җәмгыятьтәге шактый сорауларны чишәргә, гаделлеккә ирешергә мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ике сөйкемле райондашыбыз Казанга, "Гүзәллек миссы" республика бәйгесендә катнашырга барачак, алар матур уңышларга ирешерләр, дип ышанасы килә".
Ахырда Локманов районның "Гадел Россия" партиясе вәкилләренә билетлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X