Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы педагогларына фанфаралар яңгырады

Күптән түгел "2014 ел укытучысы" конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләү уңаеннан тантана узды.

"Ел укытучысы" конкурсы кысаларында быел тагын өч һәнәри конкурс уздырылды, анда тәрбиячеләр, педагог-китапханәчеләр һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты. Компетентлы жюри алдында, районның иң көчле педагоглары арасында конкурсантлар үзләренең осталыкларын һәм һәнәрманлыкларын күрсәтте. Район мәдәният йорты сәхнәсеннән тантана сәбәпчеләре адресына иң изге теләкләр яңгырады. Белем бирү процессында иҗади илһам, сәләтле укучылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев, мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова, мәгариф бүлеге начальнигының укыту эшләре буенча урынбасары Фәйрүзә Сәлимова һәм башкалар теләде. Педагогларыбыз котлау тантанасында чәчәкләргә һәм алкышларга, грамоталарга һәм бүләкләргә, җырларга һәм шигырьләргә, бүләк сертификатларына һәм елмаюларга лаек булдылар.

Шулай итеп, Бөтенроссия "2014 ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабы абсолют җиңүчесе булып Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гөлшат Касыймова табылды. Ютазы авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Зарипова "2014 ел тәрбиячесе" булды. "2014 елның сыйныф җитәкчесе" дип Урыссу гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Маслова игълан ителде. Абсолют җиңүче исеменә дәгъва итүчеләр арасында китапханәчеләр билгеләнмәгән, шулай да төрле номинацияләрдә җиңгән өч китапханәче хөрмәтләнде. Моннан тыш, сәхнәгә тагын "2014 елның тормыш иминлеге нигезләрен укытучы-педагог" һәм "Яшел ут" һөнәри кокурсларында җиңүчеләр күтәрелде.

Ахырда профсоюз оешмалары советы рәисе Валентина Орехова ел укытучысына һәм тәрбиячесенә теплоходта Идел буйлап ике көнлексәяхәт өчен юлламалар тапшырды.

Сүз уңаеннан. Барлык җиңүчеләр дә зональ этапта катнашты. Әйтик, Зөлфия Зарипова "2014 ел тәрбиячесе" конкурсы зональ этабының абсолют җиңүчесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев