Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Песиләр турында

Балалар иҗаты үзәгендә "Исәнме, бу мин!" дип аталган мәчеләргә багышланган гадәти булмаган бәйрәм уздырылды.

Бәйрәмгә балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре чакырылган иде, кайбер әниләр, әбиләр һәм карт әбиләр дә катнашты! Юк, алар тере, иркә йөнтәсбикәләрне күрмәде, аның каравы, картиналардан һәм рәсемнәрдән аларга уннарча матур мәче күзләре карап тора иде. Биредә Ютазы районы осталарының мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып карт кешеләргә кадәр эшләре куелды. Күргәзмәне тулыландыруда зур өлешне балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре дә керткән. Танылган мәчеләр сөюче Валентина Сомова ел буе үз фотокүргәзмәсе өстендә эшләгән - аның рәсемнәрендә безнең райондагы песиләр, мәчеләр тормышыннан иң кызыклы һәм күңелле мизгелләр тасвирланган. Өлкән буынның бер генә вәкиле дә бәйрәмгә әлеге сөйкемле йорт хайванын сиволлаштыручы камыр азыкларыннан башка килмәгән иде. Бирегә кунаклар түгел, бәйрәмгә үз хезмәтенең, җанының бер өлешен алып килгән кешеләр җыелган иде.
Җыелучыларның игътибарын һәрбер эш җәлеп итте, ә алар биредә биниһая күп иде! Песиләр картиналарда, фотографияләрдә, балалар рәсемнәрендә, панноларда, йомшак уенчыклар, сыннар төрендә, чигелгән килеш тасвирланган иде. Бәйрәмне аеруча песиләр тасвирланган хуш исле пироглар, печеньелар һәм тортлар бизәде.
Күргәзмәне оештыручы һәм идея рухландыручысы Валентина Воробьева бәйрәм кунаклары өчен күп санлы мини-конкурслар әзерләгән иде. Балалар зур теләк белән Валентина Михайловна сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар һәм песиләр турында шигырьләр укыдылар. Татьяна Тарасованың музыкаль җитәкчелеге астында балалар соры мәче турында җыр өйрәнделәр, шулай ук аның аккомпонементы астында "Кот Мурлыка", "Черный кот", "Песня кота Леопольда" җырларын башкардылар. Бәйрәм чын мәгънәсендә кызыклы булды һәм мәчеләр турында белемне арттыруга булышлык итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев