Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Подгорный бистәсендә янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып беткән

Подгорный бистәсенең торак йортларының берсендә янгын чыккан.

Янгын нәтиҗәсендә йорт гамәлдә тулысынча янып беткән һәм аны инде тергезергә мөмкин түгел. Ут кичен чыккан һәм бәхетле очрак аркасында гына корбаннардан котылырга мөмкин булган. Янгын сәбәбе - мич төзексезлеге. Аномаль коры һәм эссе һава торышы шартларында корылмаларның конструкцияләре кибә һәм ялкын кабынсын өчен кечкенә очкын да җитә. Кышкы чорга, янгын сүндерүчеләр тәкъдиме буенча, йорт биләмәләре территорияәрендә сулы сыемнар кую мөһим. Ай ахырына кадәр республикада аерым янгынга каршы режим игълан ителде. Моның белән бәйле, учаклар ягу, кайбер участокларда, мичләрдә, котельный җайланмаларында янгын куркынычы булган эшләр уздыру тыела. Дәүләт янгын күзәтчелеге, полиция, власть органнары вәкилләре район территориясендә тикшерү уздыра. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга административ тәэсир итү чаралары кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X