Подгорныйдан Гөлназ Баталова “Пушкин укулары” бәйгесендә икенче булды
Чаллы шәһәрендә "Пушкин укулары" ачык иҗади бәйгесе узды, анда безнең район укучысы да катнашты.
Конкурсның Чаллыга барып чыгыш ясарга кирәк булган этабында 3-6 сыйныф укучылары арсында Подгорный мәктәбе укучысы Гөлназ Баталова (укытучысы Вера Нәфыйкова) "Каләм тибрәтү" номинациясендә икенче урынны яулады. Конкурс рухи үсеш алган шәхес тәрбияләү, дөньяга гуманистик караш, милли үзаң, гражданлык позициясе, ватанпәрварлык хисләре формалаштыру, әдәбиятка һәм илебез мәдәнияте кыйммәтләренә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү максатларында уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев