Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Президент Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтте

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтте.

Ул 1957 нче елның 1 нче мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында дөньяга килгән.

1978 нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган ("авыл хуҗалыгы механизациясе" белгечлеге, "инженер-механик" квалификациясе).

1986 нчы елда Читтән торып белем алу Совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәрендә) тәмамлаган ("товарны өйрәнү һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру" белгечлеге, "югары квалификацияле товар белгече" ).

1978-80 нче елларда Саба районының "Авыл хуҗалыгы техникасы" берләшмәсе инженер-диагностикачысы булып эшли. 1980-83 нче елларда - Саба урман сәнәгате хуҗалыгының өлкән энергетигы, баш энергетик.

1983-85 нче елларда Саба район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары вазифаларын башкара.

1985-90 нчы елларда - Арча районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.

1990-92 нче елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе вазифасын били.

1992-93 нче елларда Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли.

1993-96 нчы елларда - Биектау районы хакимияте башлыгы. 1996-98 нче елларда - ТР финанс министры. 1998 нче елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтен җитәкли.

2010 нчы елның 25 нче мартыннан Рөстәм Миңнеханов - Татарстан Республикасы Президенты. 2010 елның 16 июненнән 20 декабренә кадәр - РФ Дәүләт Советы президиумы әгъзасы.

Автоспорт белән шөгыльләнә. Атказанган спорт мастеры.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X