Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Программалар анык чаралардан тора

Экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссиянең чәршәмбе көнне узган утырышында каралган өч сорауның беренчесе муниципаль максатчан экология программасы белән бәйле булды.

"2011-2015 елларда Ютазы муниципаль районының экологик куркынычсызлыгы" программасы проекты буенча чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н. Шәмсетдинов, кереш сүзендә мондый программаларның ТР Президенты кушуы нигезендә республиканың бөтен районнарында эшләнүен хәбәр итте. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында районнар тапшырган программаларның алфавит тәртибендә тикшерелүен һәм хәреф-ләр исемлегендә "ю" хәрефенең соңгылардан булуын исәпкә алсак, безнең район белгечләре эшләгән программа каралганчы, министрлык һәм аның Ык буе территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан кертелгән төзәтмәләрне, тәкъдимнәрне күздә тотып, район башкарма комитеты программаны җиренә җиткереп эшләп бетергәнче, шактый вакыт үткән. Әмма бу 2011 ел заяга узган дигән сүз түгел. Трасса буйларына, Урыссу бис-тәсе урамнарына күп санда агачлар утыртылуы гына да сулар һаваларыбызны яхшырту өстендә чаралар күрелүен дәлилли. Сигез бүлектән торучы муниципаль максатлы экологик программаның беренче бүлеге исә нәкъ менә атмосфера һавасын саклауга багышлана да. Калган җиде бүлектә дә сүз кеше яшәүче мохитны яхшырту, әйтик, эчәргә яраклы су сыйфатын күтәрү, җир ресурсларын рациональ файдалану һәм саклау, санитар-экологик халәтне яхшырту, үсемлек һәм хайваннар дөньясын саклау турында бара.

Шунысы мөһим, программа максат һәм бурычлардан гына тормый. Аларны гамәлгә ашыру өчен күрелергә тиешле конкрет чаралар билгеләнгән һәм тотылачак бәяләр фаразланган. Нәтиҗәдә, программа эшләячәк биш ел эчендә 463 миллионга якын акча сарыф ителер дип күзаллана. Бу чыгымнарга муниципаль бюджет, республика акчалары, бюджеттан тыш акчалар җәлеп ителәчәк. Әмма чыгымнарның зур өлеше предприятиеләр җилкәсенә төшәчәк. Наил Гыйльметдин улы ассызыклавынча, югарыда әйтелгән сумма, районның экологик хәлен күз алдында тотсак, зур сумма түгел. Бүген республика Хөкүмәтенә экология буенча керә торган шикаятьләрнең күпчелеге Ютазы районы халкыннан барып ирешә.

Утырышта каралган икенче сорау - 2011-2020 елларга Ютазы муниципаль районының коммуналь инфраструктура системасын комплекслы үстерү программасы проектының максаты Ютазы районында уңайлы шартларда яшәүне тәэмин итү өчен торак фондын һәм коммуналь инфраструктураны сыйфат стандартларына яраклы итү. Бу программа проекты буенча да Н. Шәмсетдинов чыгыш ясады.

2011 елның 25 мартында булган Ютазы район советы сессиясендә "2011-2013 елларга "Теплосервис" МУПның инвестицион программасы турында" 8 санлы карар кабул ител-гән. Әлеге предприятие директоры Р. Гарипов бу карарга котельныйларны үзгәртеп кору һәм модернизацияләү, шулай ук җылылык челтәрләрен үзгәртеп ясау белән бәйле үзгәрешләр кертү мөһимлеге буенча мәгълүмат бирде.

Көн тәртибендә каралган сораулар район советының чираттагы сессиясенә чыгарылды. Экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия утырышы аның рәисе С. Төхбәтуллин җитәкчелегендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X