Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әпсәләм комбинатының директоры Илһам Сафин “Ел химаячесе”-2014” конкурсында җиңүче булды

Узган чәршәмбе, 25 мартта, Казан шәһәренең "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында республика лидеры, хәйриячелек эшчәнлеге сораулары буенча Республика советы рәисе Рөстәм Миңнеханов ел саен уздырыла торган "Ел хәйриячесе-2014" Республика конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләде.

Шуны исегезгә төшерәбез, конкурста республиканың ун предприятиесе катнашты. Конкурс номинантлары - республиканың һәм үз районнарының икътисади һәм сәяси үсешенә саллы эш керткән кешеләр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда хәйриячелек - ул республика дәүләт сәясәтенең бер өлеше. Безнең районнан бүләкләү тантанасына Әпсәләм комбинатының генераль директоры, "Кече бизнес предприятиеләре" номинациясендә җиңүче булган Илһам Сафин катнашты. Аны хаклы рәвештә алтын йөрәкле кеше дип атыйлар. Сүз дә юк, бу аның соңгы елларда башкарган зур эшен тану. Ә бу ачык тормыш позициясе күрсәткече, ул: кешенең максаты - кеше булу, калганнары - бурычлары, дип әйтергә ярата. Һәм аның бәхәссез хакыйкатькә тугры калуының дәлиле - барлык дәрәҗәләрдә танылуы. Шуны исегезгә төшерәбез, комбинатның генераль директоры Илһам Сафин үз вакытында Татарстан Республикасы президентының рәхмәт хаты, "Ел җитәкчесе-2013" республика конкурсы, "Алтын йөрәкле кеше", "Игелекле эшләр" конкурсы дипломанты булды.

Сүз уңаеннан, республикада 250 хәйрия оешмасы һәм социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешма бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев