Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр сорауга – объектив җавап

Урыссу үзәк район хастаханәсе җитәкчеләре "кайнар линия" буенча халыктан кабул ителгән сорауларга турыдан-туры җавап бирделәр.

Сораулар күбесенчә авыл халкыннан иде. Баш табиб Ренат Фатыховтан кала, сорауларга җавапны аның урынбасарлары да бирделәр. Район җитәкчелеге дә аңлатып үткәнчә, инвалидларга яисә башка категория кешеләргә бүлеп бирелә торган бушлай препаратларның булмавы аларның вакытында кайтарылмавына бәйле, бу бездән тормый, дип аңлаттылар, шулай ук финанслау да районнан каралмаган, дип җавап бирделәр. Безгә дәвалау учреждениесеннән бары тик вакытында Татхимфармга заявкалар җибәрергә һәм төгәл аларны исәпләргә генә кирәк, ә бер елга алдан исәпләү бик кыенга туры килә. Бер ананың баласына башка табиблар билгеләгән нык тәэсир итүче препаратны үзебезнең табиб­лар белән тагын бер кат киңәшләшкәннән соң гына кабул итәргә дигән нәтиҗәгә килделәр. Шалтыратучыларның берсен диспансеризация үтүнең никадәр дәрәҗәдә мөһим икәнлеге кызыксындырды. Аңа аңлатып китүләренчә, диспансеризация узу кешенең үз мәнфәгатьләрендә, чөнки ул бүгенге көндә киң таралган кайбер чирләрне, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин һәм яман шеш авыруларын алдан ачыклау өчен кирәк. Сорау бирүчегә, шулай ук, диспансеризация үтү өчен кайда мөрәҗәгать итәргә, нинди срокларда узарга була һәм нинди анализлар ясарга кирәк икәнен аңлаттылар. Баш табиб медицина киләчәктә авыруны кисәтүгә юнәлдерелергә тиеш дигән фикерне тагын бер кат искәртте.
Шалтыратучыларның берсен стационар дәвалану өчен каян юллама алырга мөмкинлеге борчыды. Аңа җавап итеп, госпитализация бары тик кискен авырган очракта гына ясала һәм моның өчен ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга кирәк, диделәр. Кайбер кешеләр нәтиҗәле дәвалаулары һәм аеруча игътибарлы булганнары өчен табибларга рәхмәт әйтеп шалтыраттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X