Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр тармакта – “кызу” көннәр

Торак, юллар, универсаль спорт мәйданчыклары төзелешенә, авыл хуҗалыгындагы эшләр торышына багышланган видеокиңәшмә белән рәислек иткән республиканың Премьер-министры Илдар Халиков менә шулай дип белдереп, бер генә эш өлкәсендә дә "йомшаклыкка" урын калмаска тиеш дип басым ясады.

Сүз алган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов соңгы көннәрдә яуган яңгырлар нәтиҗәсендә республиканың аграр тармагында чагыштырмача уңайлы шартлар тууын билгеләп узды. Үткән пәнҗешәмбе, 19 июньдә булган явым-төшем нәтиҗәсендә генә дә безнең район туфрагындагы дымлылык 20 миллиметрдан артык тәшкил иткән. Башак тутырып килүче уҗымнар, икенчел тамырлары эшли башлаган сабан культуралары, соң срокларда чәчелеп, тишелергә тилмереп ятучы бөртекләр өчен, һичшиксез, бу яңгырлар шифа бирде. Шул ук вакытта кырларның фитосанитар торышы да катлаулана төшүе көн кебек ачык. Механизаторларга чүп үләннәренә каршы көрәшне - химик утауны атна-ун көн эчендә киң җәелдерү таләп ителә, дип ассызыклады министр.

Киңәшмәне дәвам итеп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов катнашучыларның игътибарын тагын бер кат сөт җитештерү торышына җәлеп итте. Савымны киметмәс өчен ул сыерларны кичке көтүгә алып чыгу һәм өстәмә азык бирүне оештыру мөһимлеген искәртте. Аның урынбасары Азат Мәхмүтов уракка хәзерлек йөзеннән ашлык комбайннарын ремонтлау барышы белән таныштырды, җитәкчеләрнең әлеге машиналарның двигательләренә диагностика үткәрү зарурлыгы буенча хәтерләрен яңартты. Чара барышында терлек азыгы базларын чистату, сенаж салганда, консервантлар куллану кирәклеге дә көн кадагына куелды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы буенча "Россельхознадзор» идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, район башлыгы Рөстәм Нуриев, башкарма комитете җитәкчесе Андрей Подовалов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X