Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның ЮХИДИ бүлеге “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел” дигән семинар уздырды

Урыссудагы 1 санлы балалар бакчасы базасында район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел" дип аталган семинар узды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү - район мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең өстенлекле бурычы. Чараның практик өлешендә бакчаның логопедик төркеме тәрбияләнүчеләре катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча кырык минутлык чыгыш күрсәттеләр. Семинар эшендә ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясенең Баулы филиалы начальнигы Рәзидә Игнатьева, район ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге өлкән инспекторы Тимур Кәримов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев