Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район автоинспекциясе мәгълүмат бирә

Узган елда районда 100дән артык административ хокук бозу теркәлгән. Дәүләт автоинспекциясе шуны искәртә: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы өчен административ штрафны түләмәү күңелсез нәтиҗәләргә китерә.

Үзенә штраф салынган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы административ штраф салу турында карарның законлы көченә керүеннән соң алтмыш көннән дә соңламыйча штраф түләргә тиеш. Бу турыда РФ Административ хокук бозулар кодексының 1өлеше 32.2 маддәсендә әйтелгән. Административ хокук бозу турында эш белән килешмичә судка шикаять бирүнең ун көнлек срогын исәпкә алсаң, штраф түләмәгән өчен җаваплылык карар чыгарганнан соң 71нче көндә башлана.

Билгеләнгән срокта административ штраф түләмәү РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 1өлеше 20.25 маддәсенә ярашлы түләнмәгән штраф суммасыннан ике тапкыр артык күләмдә (әмма бер мең сумнан да ким түгел) штраф түләүгә, яки унбиш тәүлеккә кадәр срокка административ кулга алуга, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итүгә китерә.

Күңелсезлекләрне урап узу өчен административ штрафларны вакытында түләргә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаучы гына штраф түләмәгәнен онытмаска киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев