Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район авыллары урамнарында якты булачак

Район авылларын караңгылыктан азат итү программасы тулы көченә эшли. Роза ИСКӘНДӘР Яңа яктырткычлар урнаштыру өчен республика безнең районга 5 миллион сум акча бүлеп биргән. Район электр челтәрләре начальнигы Алмаз Галимов сүзләренә караганда, бу акчалар үзләштерелә башлаган: Иске Урыссу, Бәйрәкә авылларында заманча лампочкалар урнаштырылып беткән, эш Ютазы авылында дәвам итә. Әлеге...

Район авылларын караңгылыктан азат итү программасы тулы көченә эшли.

Роза ИСКӘНДӘР

Яңа яктырткычлар урнаштыру өчен республика безнең районга 5 миллион сум акча бүлеп биргән. Район электр челтәрләре начальнигы Алмаз Галимов сүзләренә караганда, бу акчалар үзләштерелә башлаган: Иске Урыссу, Бәйрәкә авылларында заманча лампочкалар урнаштырылып беткән, эш Ютазы авылында дәвам итә. Әлеге хезмәт агымдагы елда Какылы Күл авылында - биш, Екатериновка белән Хөррияттә - унар, Акбаш һәм Тарлауда - җидешәр, Димтамакта - егерме сигез, Подгорныйда - утыз, Иске Каразирек белән Алабакүлдә егермешәр яктырткыч куюны күздә тота.

- Моннан тыш, электр тапшыру линияләренә капремонт программасы кысалрында 2014 елда Бәйрәкә авылында ике комплектлы трансформатор подстанциясе (КТП) алмаштырылды, Бәйрәкә подстанциясеннән килүче дүрт чакрымлап югары вольтлы электр тапшыргыч яңартылды. Әлеге подстанциядән Кече һәм Иске Урыссу, Кәрәкәшле, Подгорный, Көрәш-Бүләк, Бәйрәкәтамак, Каразирек һәм аларга караучы кече авыллар да "туклана". Урыссу бистәсендә өч трансформаторны алмаштыру бурычы тора. Капиталь ремонт Димтамак, Бәйрәкә, Малиновка авылларындагы түбән вольтлы линияләргә, шулай ук Урыссу бистәсендәге дүрт ябык трансформатор подстанциясенә дә кагылачак. Якын киләчәктә барлык ябык подстанцияләргә дә бер үк эстетик төс биреләчәк. Челтәрчеләрдә яңа технологик ялганыш дигән термин бар. Ул яңа йортларны электрга тоташтыру дигәнне аңлата. Бу очракта эш күләме шәхси өй тергезелүче участокның урнашуына бәйле. Быел, әйтик, махсус программа буенча участоклар алган күп балалы гаиләләр барлыкка килде. Әлеге юнәлештә дә шактый эш башкарылды, - дип сөйли Галимов.

Шулай да халык җыеннары вакытында электр утын өзү яисә урамнарның начар яктыртылышына кагылышлы сораулар еш күтәрелә. Әбсәләм һәм Бәйрәкә авылында мәктәп укучыларының әти-әниләре урамдагы утларның үз вакытында кабынмауларына зарланган иде. Әлеге авыл җирлекләренең башлыклары хәбәр түенә караганда, сорау чишелгән: баганалардагы таймер кирәкле вакытка көйләнгән. Хәер, муниципаль берәмлекләрдәге урам лампочкалары белән проблемалар муниципаль берәмлекләргә генә хас проблемалар. Ә аларның акчага кытлык кичерүе беркемгә дә сер түгел: лампочкалар гадәттә гражданнар үзләре тавыш биреп суммасын билгеләгән үзара салым хисабына сатып алына. Урам яктыртылышы системасына хезмәт күрсәтү өчен кемдер читтән белгеч чакырта, кемдер җирле электрчыларны яллый. Кече һәм Иске Урыссу авылы халкы да игътибарны утның еш өзелүенә җәлеп итте. Бу очракка Алмаз Галимов болай дип җавап бирде: "Бу авылларда электр тапшыру линияләре нык тузган, аларны тулысы белән алмаштыру таләп ителә. Кече Урыссуда дүрт чакрымга якын электр үткәргеч алмаштырылды: ут үткәргечләр дә, баганалар да яңартылды. Тиздән эшне Иске Урыссуда башлаячакбыз". Моннан тыш, челтәр компаниясе, Бәйрәкәдәге КТПны да кертеп, тышкы электр челтәрләрен тулысы белән үзгәртеп ясауга акча бүлеп биргән. Бу - 20 чакрым электр тапшыру линиясе дигән сүз. Ташкичү, Кече һәм Иске Урыссу авылларында югары вольтлы, Урыссу бистәсендә түбән вольтлы линияләрне дә үзгәртеп кору планлаштырыла.

Күргәнебезчә, район электр челтәрләренең планнары зурдан: якын киләчәктә тузган үткәргечләрне яңа төрдәге изоляцияләнгән үткәргечләргә алмаштыру бурычы тора. Сүз уңаеннан, Урыссу бистәсендә бу эшне тулаем тәмамланган дияргә була. Көчле җил, кышкы буран аркасында туган өзеклекләр кебек, линияләрдәге эшләр дә утны сүндереп торуны таләп итә. Халыктан бары тик сабырлык кына таләп ителә. Ә челтәрчеләргә исә халыкның сабырлыгы белән исәпләшергә кирәк - планлы эшләрне ягу сезоны башланганчы тәмамлау зарур, чөнки бездә шактый шәхси йортлар һәм биналар электр утына тоташкан ике контурлы казаннар белән җылытыла.

Район электр челтәрләрендә тәүлек әйләнәсенә эшләүче диспетчерлык хезмәтенең телефоны - 2-85-24.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев