Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район авылларында халык җыеннары дәвам итә

Авылларда халык җыеннары дәвам итә. Бу юлысы без сезне Иске Урыссу, Әпсәләм, Ютазы һәм Подгорный авылларында узган җыеннар белән таныштырырбыз.

Һәр авылда да җыеннар авыл җирлеге башлыгының 2013 елга эшләнелгән эшләргә нәтиҗәләр ясавыннан һәм 2014 елга планнар белән таныштырудан башлана.
Әбсәләм. Авыл җирлегендәге төп проблема булып авыл янындагы Ык елгасына һәм карьер күлләренә ял итәргә килүчеләрдән соң калган пычраклык тора. Бу проблема инде бер ел гына күтәрелми. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов авылга административ комиссия җибәреп, әзрәк халык белән эшләргә кирәк, дип басым ясады.
Иске Урыссу авыл җирлеге. Рокоссовский урамының яңа йортлар төзелү сәбәпле һаман да киңәюе күзәтелүе һәм газ кайчан кертелер микән дигән сорау яңгырады. Моңа җавап итеп Зәрия Рәшитова Таттрансгаз белән эшлибез, бүгенге көндә алардан җавап көтәбез, аннары сезгә хәбәр итәрбез, дип аңлатты. Сораулар шулай ук районның челтәр кампаниясенә дә яңгырады. - Авылда даими электр өзүләр күзәтелә һәм шулай ук утның көчәнеше дә бик аз. Сукыр лампа астында утырабыз, дип борчылды халык. Үз чиратында челтәр кампаниясе быелгы җәйдә капиталь ремонт ясаласы авыллар билгеләде, сезнең авыл да әлеге исемлеккә кергән, диде. Район башлыгы Зәрия Рәшитова узган елгы җәй айларында гына да авыл тирәсендә дүрт чүп түгү урыны юкка чыгарылуын, ә Иске Урыссу авылында чүп түгүгә килешүләр иң аз төзелүен хәбәр итте. - Авыл тирәсенә читтән китереп берәү дә чүп түкми, әйдәгез, бу хәлне бергәләп чишик, диде.
Подгорный. Подгорный Бәйрәкәтамак авыл җирлегенә карый. Узган ел авылга "Чиста су" программасы буенча су линияләре үткәрелеп күп фатирлы йортлар сулы булган. Агымдагы елда да бу эш дәвам итәчәк, дип җиткерде җирлек башлыгы Зөлфия Әгълиева. Сораулар арасында район хастаханәсенә ятар өчен нигә ике айга якын көтәргә кирәк, дигән сорау яңгырады. Моңа җавап итеп район хастаханәсе эшчесе Лариса Гаделшина бу урыннар кимү белән бәйле, әмма тиз арада ярдәм кирәк булган кешеләрне бервакытта да кире борып җибәрмибез, диде. Подгорный мәктәбе директоры Миләүшә Шакирова район җитәкчеләренә мәктәптә капиталь ремонт эшләре уздырырга ярдәм иткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Ютазы. Ютазы авылындагы җыенга авыл халкы бик аз килгән иде. Күрәсең, җыелышта кү-тәрелгән уртак сораулар барысын да кызыксындырмый. Ә бит җирлек башлыгы Рәмзия Хәкимова тарафыннан укылган доклад җирлектә яшәүче һәркемгә кагылды. Бу яшь үсентеләрне юк итүче йорт хайваннарын (ае-рым алганда, кәҗәләрне) контрольсез урамда йөртү дә, күпчелегенең муенына каеш буылган сукбай этләр өере дә, территорияләрне төзекләндерү дә, көнкүреш чүп-чарын чыгару, урамнар яктыртылышы, юлларны кардан чистарту һәм башка бик күп сораулар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, районның 2013 елга социаль-икътисади күрсәткечләре белән кыскача таныштырып, районда узган елда торак, социаль объектлар файдалануга тапшыруда зур эш күләме башкарылуын ассызыклады. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм ветераннарның тол калган хатыннары өчен Ютазы авылында да йортлар төзелгән. Шулай ук ул якын киләчәктә башкарыласы эшләр турында да җиткерде. Алар исәбендә - мәктәпкә капиталь ремонт уздыру һәм Совет урамы яктыртылышын җайга салу.
Башка сораулар белән беррәттән, яшәүчеләр җирле балалар табибының врачлык этикасы соравын да кузгаттылар. Андрей Подовалов барлык күтәрелгән сорауларны шәхси контроленә алды. Сүз уңаеннан: чүп чыгару - аерым тема. Җирлек башлыклары көнкүреш калдыкларын чыгару буенча предприятие белән килешү төзүдән баш тарткан яшәүчеләрнең эшләре административ комиссиядә каралачагы һәм аларга штраф салыначагы турында кисәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев