Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район Балалар думасы депутатларына таныклыклар тапшырылды

Урыссу гимназиясенең актлар залында район яшьләре активына - Балалар район думасы депутатларына таныклыклар тапшырылды.

Кызларны һәм егетләрне үз сәламләвендә балалар иҗаты үзәге директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Раушания Гәрәева аларның район тормыш эшчәнлегендә актив катнашуын билгеләп үтте, киләчәктә дә һөнәри юнәлештә төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәтә алачагына ышаныч белдерде. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге методисты Алмаз Гомәров кыскача илдәге яшьләр сәясәте вәзгыяте белән таныштырды. Аерым алганда, ул яшьләр активлыгын күтәрү юнәлешләренең берсе булып аның хокукый культурасы торуын ассызыклады.
- Хокукый дисциплиналарны, шул исәптән, сайлауны да өйрәнү, үсеп килүче буында кешенең җәмгыять тормышындагы урыны һәм роле турында реаль күзаллау формалаштыра. Яшьләр район эшләрендә активрак катнашсын өчен алар үзләрен бу эшләргә мөнәсәбәтле итеп тоярга тиеш. Ышанам, якын киләчәктә сәяси эшлеклеләр һәм лидерлар арасында сез - бүгенге Балалар думасы депутатлары да булырсыз, - дип сүзен тәмамлады Гомәров.
Чараның практик өлеше җанлы, консутрктив юнәлештә барды. Яшь депутатларның ике командасына уен формасында үз партиясен, аның исемен, шигарен тәкъдим итәргә, программасын һәм эшчәнлек юнәлешен билгеләргә кирәк булды. Һәм, әлбәттә инде, "Якты юл" кебек партия исемнәре "табадан яңа төшкән партиялеләр"нең якты идеалларына туры килде. Яңгыраган программалар (укучы минем сарказмымны гафу итсен), колакны иркәләделәр: юлсызлыкка - юллар белән, эшсезлеккә - эш урыннары белән, мегаполислар - шәһәрлеләргә, Казан - урыссулыларга, Урыссу - калганнарга! Кыскасы, бөркет балалары очарга өйрәнде. Күңелле булды. Ә инде җитди тонга күчсәк, бу уен артында укучыларның фикер тирәнлеген, районда һәм тулаем илдә барган үзгәрешләрне, позитивны анализлый һәм күрә белүләрен, матур тормышка ышанычларын тоярга мөмкин иде. Алар илһамланып эмблемаларын күрсәттеләр, шуларның берсендә горизонт артына, кояшка китеп барган юл тасвирланган иде. Бик шәп! Шунда ук кулга-кул тотышып, анда басасы килде. Аларга карау күңелле, аларның сүзләренә колак салу зарур, чөнки алар, бәхәссез, җәмгыятьнең булачак лидерлары.
Һәм инде чара ахырында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова укучыларга яхшы теләкләрен юллап, аларга депутат мандатлары һәм зур булмаган бүләкләр тапшырды.
Сүз уңаеннан. Бу көнне кичен Балалар район думасы вәкилләре гражданнарны кабул итү уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев