Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район балалары полициядән ярдәм сорый

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләүче һәм аларның хокукларын яклаучы комиссия чираттагы утырышын янәдән Бәйрәкә авылындагы вәзгыятьләрне тикшерүдән башлады.

Сентябрь аенда комиссиянең имин булмаган гаиләләрнең берсеннән балаларны алып китәргә мәҗбүр булуын язып чыккан идек инде. Менә шул нарасыйларның әтисе айныган, алай гына да түгел, хәтта хатыны белән бергәләп медицина ярдәменә мөрәҗәгать итүләре турында белешмә дә алып килгән. Әмма бу аларның беренче тапкыр гына алкоголизмнан дәваланулары түгел. Әлеге гаиләнең күпьеллык "тарихын" анализлап, комиссия әгъзалары эшне суд хөкеменә бирергә дигән нәтиҗәгә килде. 30 сентябрь көнне полициянең кизү тору бүлегендә чираттагы тапкыр шылтыраган телефонны күтәргән погонлы абый чыбыкның теге очында ярдәм сораучы бала тавышы ишетә. Бәйрәкә авылындагы вакыйга урынына барып җиткән балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Рөстәм Ногманов, әлеге 13 яшьлек үсмернең үз атасыннан яклауларын сорап, чаң кагуын ачыклый. Лыч исерек гаилә башлыгы өйдә җәнҗал кубара, ахыр чиктә хатыны белән үсмер улын урамга, төн карангылыгына куып чыгарып, артларыннан шартлатып ишекне бикләп куя. Бала сүзләренә караганда, гаиләдә мондый вәзгыять беренче елын гына дәвам итми. Өйдә тынычлык булмау сәбәпле, малайның сабакларын да эшли алмыйча, мәктәпкә барган чаклары була икән. Үзенең турыдан-туры - баласын тиешенчә тәрбияләү бурычын үтәмәгән өчен беркетмә төзелгән ата кеше комиссия утырышына килүдән баш тарткан. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Илдар Хаҗипов, әлеге "герой" атаны икенче утырышка тотып алып килүне мәҗбүри шарт итеп куйды. Шундый ук алымны тагын бер ата кеше мөнәсәбәтендә кулланырга туры киләчәк. Монысы Иске Урыссу авылында яши. Авызына аракы кергәч "түбәсе" китә торган гаилә башлыгының берсеннән-берсе кечкенә сабыйларының мунчада төн чыккан вакытлары да бар. Рөстәм Ногманов әйтүенә караганда, гаиләдәге низаглардан тәмам өркеп беткән балалар, полициядән килгән абыйның бер алдына, бер артына төшеп, әтиләрен өйдә калдырмавын, үзе белән алып китүен сорап, ялварганнар. Борыңгы китапларда ахыр заман җиткәндә ата улны, ул атаны белештерми башлый дип язылуы хак микәнни?

Ә менә алманың агачыннан ерак төшмәве һич кенә дә шик уятмый. Кайчандыр тотанаксыз яшәү рәвеше алып барып, үсеп җитеп, үз юлына баскан балалары тәртибеннән гаҗиз булып, башка калага күчеп китәргә мәҗбүр булган бер хатынның хәзер кызы буыннан-буынга тапшырылган "йолаларны" дәвам итә. Әмма тәрбиясендә үсмер кызы булган бу яшь ананың буй-сынына, йөз-кыяфәтенә карап, амораль тормыш алып баруына һич кенә дә ышанасы килми. Тик эчеп-тузып ятучы, ирләрне перчатка урынына алмаштыручы хатынның урамга еш чыгып китәргә мәҗбүр булган тугыз яшьлек кызын, инспектор Ногманов, полициягә күрше-тирә шылтыратып, әлеге хатынның берничә көн инде күңел ачуын хәбәр итүе буенча килгәч тә, ишек алдында табып ала. Әниең кайда, чакыр әле, дигән сорауга, бала: "Ул йөри алмый, чирли", - дип җавап кайтара. Фатирга узган полиция хезмәткәренә хатынның нинди авырудан интегүен ачыклау авыр булмый. Аягында басып тора алмаган ана кеше телен әйләндереп бер генә сүз дә әйтә алмады, ди Ногманов. Яшь хатын бер ел инде беркайда эшләми, бала атасы вафат булу сәбәпле билгеләнгән пенсия хисабына яши. Гәрчә ул акчаны дәүләт бала мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен түләсә дә. Әлеге гаилә яши торган фатир бүген электр утыннан өзелгән. Һәм бу беренче тапкыр гына да түгел. Мәктәп җитәкчелеге үсмер кызның дәресләргә чиста, пөхтә йөрмәвен дә яшереп калмады. Ул яши торган фатирда гомумән тулы санитариягә каршы халәт хөкем сөрүен, тормыш итү өчен бер генә яхшы әйбер дә юклыгын балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче инспектор ачынып хәбәр итте. Комиссия каршында басып торган анага туры юлга басарга бер ай вакыт бирелде.

Комиссиянең чираттагы утырышына "герой" аталарның икесе дә килде. Беренчесе гаиләсе яши торган йортны газга тоташтыру шатлыгыннан "ычкынуын" хәбәр итте. Икенчесе исә аракыны күбрәк чөмерү сәбәпле, үз-үзен белештермәвен һәм гаиләсен урамга беренче тапкыр гына куып чыгаруын белдерсә дә, аның бу рәвешле аклануларына беркем дә ышанмады. Бәйрәкәлеләр дә, авыл җирлегендә дә бу кешенең спиртлы эчемлекләргә еш мөрәҗәгать итүен, шул сәбәпле гаиләдә сәламәт мохти булмавын яшереп калмадылар. Тормыш кыйммәтләренә караганда, аракыга өстенлек биргән әти кешеләр имин булмаганнар исемлегенә куелдылар һәм балалары мөнәсәбәтендә үз бурычларын үтәмәгән өчен штрафка тартылдылар. Шушы ук карарны комиссия әгъзалары Урыссуның 2 санлы мәктәбеннән 11 данә противогаз урлаган дүрт малайга карата да кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев