Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы - комбинат коллективы белән очрашты

Район башлыгының Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты хезмәт коллективы белән очрашуы үткән атнада узды. Анда комбинатның генераль директоры Илһам Сафин, инженер-техник персонал, эшчеләр катнашты. Якын киләчәктә районның икътисади потенциалы ничек үсеш алачак, билгеләнгән планнарга нинди төзәтмәләр кертү мөһим, алга таба хәрәкәтнең тактикасын һәм стратегиясен ничек үзгәртергә - район башлыгының...

Район башлыгының Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты хезмәт коллективы белән очрашуы үткән атнада узды. Анда комбинатның генераль директоры Илһам Сафин, инженер-техник персонал, эшчеләр катнашты.

Якын киләчәктә районның икътисади потенциалы ничек үсеш алачак, билгеләнгән планнарга нинди төзәтмәләр кертү мөһим, алга таба хәрәкәтнең тактикасын һәм стратегиясен ничек үзгәртергә - район башлыгының хезмәт коллективлары белән очрашуларында хәзер шулар турында эчтәлекле әңгәмәләр бара. Шундый очрашуларның берсе Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан куәтле төзелеш индустриясе предприятиеләренең берсе булган Әпсәләм комбинатында узды.

Очрашуны башлап, план-икътисад бүлеге начальнигы Сиринә Рәхимова узган елдагы эш нәтиҗәләре турында җиткерде. Үз чыгышында ул әһәмиятле моментларга тукталды, алар арасында уртача хезмәт хакын күтәрү, махсус техника сатып алу, биналарны һәм корылмаларны ремонтлау. Күрше предприятие белән берлектә комбинат территориясен төзекләндерү буенча шактый эш башкарылган. Предприятиедә аерым әһәмият хәйрия эшчәнлегенә бирелә - бу халыкка соцаль ярдәм дә, гомуми белем бирү мәктәпләренә матди-техник булышу да, шулай ук районда спорт үсешенә химаячелек тә. Узган елга нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар белән дә уртаклаштылар. Алар арасында яңа арматура цехын ачу, цемент складына реконструкция, тимер юллар якынайтып сузып, әзер продукция склады төзү.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев чыгыш ясаганнан соң, очрашу әңгәмә формасында дәвам итте. Комбинат эшчеләре юл-транспорт инфраструктурасы үсеше уңаеннан үзләренең тәкдимнәрен җиткерделәр. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге программаларны тикшерү җанлы кайтаваз тудырды. Заводлыларны халык өчен традицион булган медицина кадрларына, аерым алганда, педиатрларга кытлык проблемасы борчый. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вәзгыять чынлап та киеренке. Бүгенге көндә үзәк район хастаханәсендә бары өч педиатр кабул итә. Әлеге сорау күптән түгел район башлыгы катнашында сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышлап уздырылган киңәшмәләрнең берсендә каралган. Әңгәмә барышында вакант урынга килергә теләүче белгечкә район җитәкчелеге тарафыннан торак тәкъдим ителәчәге турында әйтелде. Үзәк район хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә кадрлар туплау буенча актив эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев