Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Рөстәм Нуриев гаиләсе исеменнән ифтар мәҗлесе оештырган

Рамазанда кылган изгелекләр өчен Аллаһы Тәгалә чиксез әҗер-сәвап вәгъдә иткән. Гамәлең никадәр ихлас булса, әҗере дә шуның кадәр күбрәк була.

Кымыз шифаханәсе бистәсендә район башлыгы Рөстәм Нуриев гаиләсе исеменнән оештырылган ифтар мәҗлесендә Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншинның үтемле вәгазе, мөгаен, беркемне дә битараф калдырмагандыр.

- Яшәү максатыбызны аңлап, бары тик Ходай Тәгаләгә гыйбадәт кылып, тормышыбызны ямьле һәм нурлы итеп, үзебез кылган изге гамәлләр белән балаларыбызга үрнәк булып яшик. Бүгенге мәҗлесебездә балалар булуы үзе бер шатлык. Әмма мин аларның тагын да күбрәк булуын теләр идем, - дип билгеләп үтте ул.

Кояш баеп авыз ачкач, ахшам вакыты җитте. Халык өстәл артыннан торып, рәт-рәт басып намаз укыды. Ифтар мәҗлесе ахырында Көръәннән сүрәләр укылды, ил-көнебезгә иминлек теләп, догалар кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев