Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы сакчыллык өчен бүләкләнде

Күптән түгел, 5 декабрьдә, район башлыгы Р. Нуриев энергия саклау өлкәсендәге уңышлары өчен дипломга лаек булды.

Рөстәм Мидхәт улына дипломны ТР Хөкүмәтенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов тапшырды. Утырыш узып баручы елда озак вакытлы "2010-2015 елларга һәм перспективага - 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү" максатлы программасын тормышка ашыру темасына багышланды. Утырыш ТР Министрлар Кабинетында "Энергетика. Ресурсларны саклау" 14нче махсус күргәзмәсе һәм "Энергия - ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" 13нче симпозиумын ачу кысаларында үтте. Шуны искәртәбез, республика Ауропа илләренең ресурсларны саклауда энергияне сак файдалану технологияләре өлкәсендәге тәҗрибәсенә җитди игътибар бирә. Федераль закончалык ел саен өч процентка энергия куллануны киметүне күздә тота. Безнең республикада закончалык таләбе мәгариф, мәдәният, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә игътибарга алына. Татарстанның 2013 елга бурычы - бюджет өлкәсендә энергия куллануны киметүне тәэмин итү. Ресурслар саклау өлкәсендә иң яхшы күрсәткечләргә безнең район һәм Чаллы шәһәре ирешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев