Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы укучылар уңышларын бәяләде

Узган елның ахырында район башлыгы Р. Нуриев районның иң яхшы укучылары белән очрашты.

Иң сәләтле йөз укучы - предмет олимпиадаларының муниципаль туры җиңүчеләре, республика олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, гел бишлегә укучылар һәм активистлар район мәдәният йортына Яңа ел тантанасына чакырылды, биредә алар белән район башлыгы очрашты. Рөстәм Мидхәт улы аларны укуда һәм спортта ирешкән уңышлары белән тәбрикләде, белем бирү учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү, мәктәпләрнең матди-техник базасын яхшырту эше буенча район җитәкчелегенең планнары белән уртаклашты, алдагы имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләде. Яңа ел тантанасыннан соң очрашуда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды, ә чара ахырында алар өчен дискотека оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев