Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы урам буенча өлкәннәр белән торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сорауларны тикшерделәр

Очрашуга җыелган йорт һәм урам буенча өлкәннәр район башлыгы Рөстәм Нуриев белән гадәттәгечә торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сорауларны тикшерделәр.

Чара гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүче сектор мөдире Луиза Галиеваның моннан алдагы очрашуларда күтәрелгән сорауларның чишелеше турындагы мәгълүматларыннан башланды. Әйтик, Пушкин урамы буенча 105 санлы йорт ишегалдындагы балалар мәйданчыгы тәртипкә китерелгән, Славян тыкрыгындагы 8 санлы йорт янындагы юкәләр киселгән, Урыссу урамындагы 55 санлы йорт ишек алды ремонтланган, Урыссу урамындагы 32 санлы йорт ишек алдына эскәмияләр һәм кер элү өчен баулар урнаштырылган, Пушкин урамы буенча 68 санлы йорт түбәсе ремонтланган, ишегалдындагы тукталышка чуерташ кайтарылган, Пионер урамындагы 7 һәм 8 санлы йортлар арасындагы чокырлар чуерташ белән тигезләнгән, Урыссу ГРЭСы тирәсендә чаганнарны кисү буенча өмә узган... Биредә куаклыклар утырту, чәчәк түтәлләре ясау, бер өлешенә газон үләне чәчү күздә тотыла. Әмма ГРЭС ихатасы буенда тәртип урнаштыруны иң әүвәл коллектив үзе башларга тиеш, дип билгеләп узган район башлыгы, Химиклар тыкрыгының төзеклелеккә мохтаҗлыгы буенча бирелгән сорауга җавап биреп, бу шелтәне ул химзавод адресына да юллады. Әлеге тыкрык буенча 51 санлы йорт янында яңгыр суларының җыелып торуына килгәндә, Нуриев, бәлкем суны үзенчәлекле арык аша да кудырырга туры килер, ничек кенә булмасын, бу сорауны техник юл белән чишәргә туры киләчәген билгеләп узды. Очрашу барышында йорт буенча өлкәннәр Пушкин урамындагы скверны сугару мәсьәләсен күтәрделәр. Мөгаен, монда ГРЭС колонкасыннан файдаланырга туры килер. Скверның ташландык хәлгә әйләнеп баруы турында сүз элек тә булган иде. Район башлыгы сүзләренә караганда, скверны Урыссу гимназиясе үз тәрбиясенә алачак, Пушкин туган көнендә шагыйрьгә багышлап ел саен узачак чаралар да аның сукмагына чүп үләне үстермәячәк. Бу көнне карт агачларны кисү соравы янәдән күтәрелде. Агымдагы елга билгеләнгән планда каралганча, бу юнәлештәге эш быел тәмамланачак - якынча 50 агач кисәсе калган. Калганнары киләсе ел бурычы.

Урам һәм йортлар буенча өлкәннәр кайбер ларекларның төннәрен урамда уздыручылар өчен сыену урынына әверелүен һәм иртәнгә аларның территорияләренең чүплек оясына әверелүенә зарландылар. Ни өчен шәхси эшкуарлар үз кибетләре янында тәртип сакламыйлар, спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга ярамыймы, дигән сорауга район башлыгы болай дип җавап бирде:

- Киосклар - күчемсез милек объекты, сәүдә аларда закон нигезендә алып барыла. Сәүдә нокталары янәшәсендәге төзеклелеккә килгәндә, әйе, килешәм, моның белән эшмәкәрләр шөгыльләнергә тиеш. "Моя семья" янындагы асфальтны, мисал өчен, кибет хуҗасы район җитәкчелеге киңәшен тотып салды. Без эволюцион юлдан атлаячакбыз - планга нигезләнеп, урам һәм йорт өлкәннәре, иҗтимагый оешма вәкилләре, идарә итүче предприятие җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә торып, тирә-юнебезне төзекләндерәчәкбез, тәртип урнаштырачакбыз, яшелләндерәчәкбез. Шул очракта безнең балаларыбыз да тискәре гамәлләр кылудан тыелып калачак.

Артык күп чүпкә баткан Урыссу бистәсе зиратында тәртип урнаштыру юлын район башлыгы аның территориясендә өч урынга контейнерлар урнаштыруда һәм аларны атна саен түгүдә күрде. Бистә халкы белән власть арасында булган бүгенгедәй эшлекле сөйләшү проблемаларны ачыкларга һәм аларны чишү мөмкинлеген табарга ярдәм итә, дип ассызыклады Нуриев. Йортлар буенча өлкәннәр күтәргән тагын бер сорау, ә нәкъ менә районның тәртипсез кешеләрен җавапка тартуны үз өстенә алган административ комиссия эшен тагын да җанландыру соравы бүгенге көндә бик актуаль кала. Бу юлы сүз шәхси сектордагы кайбер йорт яны территорияләренең ифрат та пычрак булуы турында барды.

Очрашу күңелле миссия белән тәмамланды - "Лаеклыларга - лаеклы бүләк" район бәйгесе җиңүчеләре лаек булган бүләкләрен кабул итеп алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев