Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Урыссу хастаханәсе хезмәткәрләре белән очрашты

Район башлыгы Рөстәм Нуриев предприятиеләр һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән җыеннар уздыру кысаларында Урыссу хастаханәсе хезмәткәрләре белән очрашты.

Ренат Фатыйховның баш табиб вазифасына килүе белән хастаханә эше сизелерлек яхшырды, әмма әле тулысынча канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый. Район башлыгы "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләренә халыкка ихтирамсыз мөнәсәбәт өчен җитди шелтә белдерде. Шулай ук ул бүлмәләрне косметик ремонтлау уздыру мөһимлегенә игътибар юнәлтте, бюджеттан тыш дүрт миллион сум табыш алган хастаханә моны гына эшли ала. Әмма иң мөһиме - хастаханәдә тәрәзәләр алыштыру таләп ителә, ул якындагы ике елда башкарылырга тиеш. Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен районга яшьләрне кайтару мәҗбүри, дип билгеләп үтте Нуриев. Укуларын максатлы юнәлештә тәмамлаучы медикларга район җитәкчелеге хезмәт торагы белән тәэмин итүне гарантияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев