Район башлыгы ветераннарны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады
Үткән атнада районда яшәүче өч ветеран туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Мария Галицкаяны һәм Гәүһәр Хәбипованы, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәт Әгълетдиновны алар томышындагы әһәмиятле вакыйга белән район башлыгы Рөстәм Нуриев, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм Урыссу авыл җирлеге башлыгы Резедә Мөхәммәтҗанова тәбрикләделәр. Алар юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм үзләреннән бүләк тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев