Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы йортлар буенча җаваплылар белән көнүзәк сорауларны хәл итте

Узган пәнҗешәмбе район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм район башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре бүгенеге көндә актуаль булган һәм элекке киңәшмә барышында контрольгә алынган сорауларны тикшерү өчен җыелдылар.

Элекке киңәшмә сораулары үтәлеше турында отчет тыңлаганнан соң, район башлыгы тиешле бүлекләр һәм хезмәтләр игътибарын сорауларны хәл итүгә җитдирәк карау мөһимлегенә юнәлтте һәм шуның белән бергә халыкка позитив үзгәрешләрне күрергә өйрәнергә вакыт җитүен ассызыклады. Ә алар бар. Юллар асфальтлана, районга керү юллары тиешле дәрәҗәгә китерелә, тротуарлар төзелә, йорт яны территорияләре төзекләндерелә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясала, торак йортлар, шулай ук социаль һәм мәдәни әһәмияттәге объектлар төзелә, торак пунктлар яшелләндерелә...

Октябрьский шәһәренә таба Ык елгасы аша салынган күпер юлына асфальт җәюдән тыш, автомашиналар кюветка төшмәсен өчен, юл читләрен металл корылмалар белән чикләүне планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте Нуриев, районның социаль-икътисади үсешенә тукталып. - Сүз уңаеннан, күпер турында. Аны реконструкцияләү өчен, ә ул авария хәлендә дип табылды, 250 миллион сум акча кирәк. Быел әлеге масштаблы проектка акча бүлә башлауны "Башнефть" планлаштыра. Тротуарлар төзүгә килгәндә, кайбер очракларда, әйтик, "Мега" сәүдә үзәге районында, брусчатка кулланырга карар ителгән. Уңайлы да, матур да. Әлеге юнәлештәге эш дәвам итәчәк. Агымдагы ел планнарында - биш күп фатирлы йортка нигез салу.

Йортлар буенча җаваплылар түбәндәге сорауларны күтәрде. Горький урамы буенча 8 һәм 10 санлы йортлар арасында башка йортлардан машиналарны куймасыннар өчен территорияне чикләү мәҗбүри, Пушкин урамы, 107 адресы буенча, фуралар тукталу сәбәпле, җәяүлеләр юлын ремонтлау мөһим; Урыссу урамы, 117 адресы буенча автотукталыш кирәк, Славян урамы, 8 адресы буенча балалар мәйданчыгы мәҗбүри, Козин урамы буенча кешеләрне юл чокырларының ремонтлану сыйфаты канәгатьләндерми, Пионер урамы, 4 адресы буенча вентиляция эшләми, Ленин урамы, 14 адресы буенча йорт түбәсе авария хәлендә, Пушкин урамы, 113 адресы буенча бордюрлар кирәк...

Киңәшмә ахырында район башлыгы тагын бер тапкыр йортлар буенча җаваплыларга идарә оешмалары белән тыгызрак элемтә белән эшләү мөһим булуын искәртте. Ә мондый очрашуларга район җитәкчелеге катнашыннан башка хәл итеп булмаган сорауларны гына чыгарырга кирәк булуын әйтте. Идарә оешмалары җитәкчеләренә шуны аңларга вакыт: әһәмиятле проблемаларны хәл иткәндә, йортларда яшәүчеләр белән элемтә тыгыз булган саен, киңәшмәдә көн кадагындагы, "авырткан" сораулар шулкадәр азрак тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев