Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылы Камил Кашаповны юбилее белән район җитәкчеләре тәбрик итте

Диверсион-разведка группасында хезмәт иткән Камил Кашапов, дошман тылына парашюттан бер тапкыр гына сикерми.

Бөек Ватан сугышы елларында укчы-десантчы, пулеметчы, шофер булып, туган җиребезне немец илбасарларыннан саклаган, Калинин, Великие Луки, Таллин, Ржев һәм башка торак пунктларны коллыктан азат иткән Камил Моталлап улы, бүген дә солдат ыспайлыгын, сын ныклыгын югалтмаган. Мәгълүмат туплау, транспорт, элемтә, башка төрле хәрби объектларны таркату максатында дошман тылында озак вакыт дәвамында үзлегеннән хәрәкәт итү өчен әлеге группа әгъзалары мина шартлату эше, ут ача белү буенча гына хәрби шөгыльләр генә узып калмыйлар, алар физик һәм психологик хәзерлек тә узалар. Күкрәген күп санлы орден-медальләр белән бизәлгән кителен киеп, үзенең гомер бәйрәме - 95 яшьлек юбилее уңаеннан күп санлы кунакларны егетләрчә төп-төз басып каршы алган ветеран әле дә булса хәрби хәзерлек күнекмәләрен, тотнаклыгын җуймаган.

Капка төбеннән үк башланган тәртип, чәчәкләргә күмелгән бакча, җимешләреннән ботаклары сыгылып торган чияләр - барысы да хуҗаларның зәвык белән яшәргә яратулары хакында сөйли. Тыштан ук яхшы сыйфатлы булып күренеп торган йорт эче үзенең матурлыгы белән тәмам сине әсир итә - бөтен уңайлыклары тудырылган йорт-җирдә яшәүче ветеран өчен күңел сөенә.

- Бу йорт улымның бүләге. Үз хисабына, үз көче белән тергезде, - дип тыйнак кына әйтеп узган юбиляр күңелдә туган берничә рәт сорауга ачыклык кертү белән беррәттән, өстәмәләрен дә тудырды.

- Безнең әти - районда фатир алмаган, мөгаен, бердәнбер сугыш ветераныдыр инде ул. Федераль программа эшли башлау белән без тиешле документларны тапшырганда, бу йорт юк иде әле. Яшәү шартлары белән танышырга дип килгән комиссия аны канәгатьләнерлек дип тапты һәм әтине, торакка мохтаҗ түгел дип, чираттан төшереп калдырды, - дип сөйли ветеранның кызы Разия ханым.

- Бүген сугышта катнашучыларның толлары, балалары, ветераннарга тигезләштерелгән кешеләр фатирга ия булган мәлдә, чын сугыш ветераны Камил аганың мәхрүм калуы гадел түгел, - дип ассызыклады үзенең элеккеге хезмәттәшен Бөек Ватан сугышы инвалидын туган көне белән котларга дип килгән район кулланучылар берлеге вәкилле Илгиз Вәлиуллин да.

Үз гомерендә утны-суны күп кичергән Камил ага Кашапов балаларына әлеге сорауны суд аша хәл итәргә рөхсәт итмәгән. Дин юлына баскан карт фронтовик бар булганына шөкер итеп яшәргә ярата. Ул Ходайның барлыгына ышана.

- Дәһшәтле сугыш көннәренең берсендә ул үзенең хәрби машинасында елга буена килеп туктый. Кабинадан төшеп, яр буена килеп җитүе була, немец бомбасы аның техникасын ботарлап ата. Менә шундый хәлләрдән соң, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, аның безне саклап йөртүенә ышанмый чараң калмый, - дип авылдашы кичергән хәлләрне бәян иткән Ютазы авылының беренчел ветераннар оешмасы рәисе Фәния Әхмәтшина, йөзенче дистәсен ваклаучы Камил ага турында бары тик җылы сүзләр генә әйтте. Гүзәл табигатьле Азнакай районында туса да, фронттан Ютазы авылына әйләнеп кайткан егет безнең якларга бер күрүдә гашыйк була. Гаилә кора, хәләл җефете белән өч бала үстерәләр. Яхшы тәрбия биреп, һөнәрле итеп, аларны олы тормыш юлына озаталар. Бүген алар картлыкның түренә атлаучы әтиләрен зурлап яшиләр.

Гаиләсе җылысында юбилеен бәйрәм итүче Камил Моталлап улы Кашаповны район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм шәхсән үз исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова тәбрик итте. Ул аңа, бүләкләр белән беррәттән, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын да тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X