Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район делегациясе изге Болгарда булып кайтты

Район делегациясе изге Болгарда булып, ата-бабаларыбызның кендек каны тамган җирләрдә догалар кылып кайтканына әлләни күп вакыт узмады әле.

Әмма зур хезмәт бәрабәренә тудырылган биниһая гүзәллекне үзенә колачлап алган урыннарга янәдән бару теләгенең кимемәвен Байлар авылында яшәүче Зимфира апа Мөхәммәтшина яшереп кала алмады:

- Марат хәзрәт Мәрданшинның вәгазь укып, хәерле юл теләп, безне, 45 кешене озатып калуы да күңелләргә илаһи бер тынычлык иңдерде. Бәлкем, шуңа да сәфәребез бик тыныч, хәерле узды. Озата барган җитәкчебез Гүзәл ханым Латыйпованың безне балаларча кайгыртуыннан да бик канәгать калдык. Хәтта озын юлдан талчыгу да тоймадык. Ә инде борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгарга аяк баскач, ул җирләрдә башкарылган тергезү эшләрен, андагы мәһабәт биналарның матурлыгын күргәч, үз милләтебез, үз халкыбыз, ниһаять, үз Татарстаныбыз өчен туган горурлык хисе күкрәкләребезгә сыймады. Бик күп тарихи урыннарда, музей һәм тыюлыкларда булдык, кәсепчеләр башкарган кул эшләре белән таныштык. Шунысы кызганыч, Ак мәчеткә барып җитә алмадык, чөнки объектлар белән объект арасы шактый ерак икән. Шуңа күрә Болгарда булу теләге сүрелмәде, Ходай Тәгалә ярдәме белән тагын бер тапкыр барып кайту теләге белән яшим.

Әлеге изге җирдән әйләнеп кайткан Зимфира апа тәэсирләре белән озак уртаклашты. Анда тергезү эшләре башкарып, изге Болгар тарихын янәдән халыкка кайтарган җөмһүриятебез җитәкчелегенә дә, шундый сәфәрләр оештырган район вәкилләренә дә ул бик рәхмәтле. Шул ук вакытта аның тәкъдиме дә бар:

- Елга бер тапкыр гына район оештырган бу экскурсиягә бөтен теләге булган кеше дә барып бетә алмый. Ә бит, мөгаен, әлеге тарихи урынны күпләрнең күрәсе киләдер. Шуңа күрә мондый сәфәрләрне авыл җирлекләре үз территориясендә эшләүче җәмгыятьләр, фермерлар белән оештырсалар, бик урынлы һәм саваплы гамәл булачак. Ни өченме? Бүген авылларда төрле юридик исем астында оешып эшләүче бер генә коллектив та тигез урыннан үз кәсепләрен башламады. Алар совет власте оештырган колхозлар милкенә килеп утырдылар. Ә ул милекне бүгенге картлар тудырды. Нәкъ менә шул хезмәт ветераннарын изге Болгарга алып барырга кирәк тә. Ышаныгыз, бу җирләрдә булып кайтканнан соң күңелләрдә туган хис-тойгыларны сөйләп кенә аңлатып бетереп булмый. Үзеңне яшәреп киткәндәй тоясың, адымнар җиңеләеп китә, тән сызлаулары басыла, җанда яшәү теләге туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X