Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район депутатлары яңа бюджетны расладылар

Район советы рәисе, район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә узган Ютазы район советының узып баручы 2014 елдагы соңгы утырышында депутатлар алдагы өч елга бюджет кабул итте.

Роза ИСКӘНДӘР

Финанс-бюджет палатасы рәисе Салават Мөхәммәтов үзенең докладында беренче чиратта бюджет формалаштыруга тәэсир иткән закончалыктагы үзгәрешләргә кагылды. 2015 елга һәм планлы чорга бюджет характеристикасы белән таныштырып, ул яңа финанс елына бюджет үтәлеше катлаулы булачагын ассызыклады: ил икътисадындагы кризис бюджетның табыш өлешендә тиешенчә чагылачак. Депутатлар 2015 елга табышлар һәм чыгымнар буенча район бюджетын 402 783,66 мең сум, 2016 елга - 412 389,1 мең сум күләмендә, 2017 елга - 427 176,9 мең сум күләмендә раслады.

Башка сораулар буенча да тиешле карарлар кабул ителде. Ахырда Рөстәм Нуриев депутатлар корпусына яхшы эше өчен рәхмәт белдерде.

- Узып баручы елны нәтиҗәле, дип әйтергә була, - дип билгеләп үтте ул аерым алганда. - Тышкы сәясәт процессларына без тәэсир итә алмыйбыз, барлык тармакларның көйле эше белән булса гына. Коммуналь өлкәнең техник паркын ныгыту, мәгарифтә һәм сәламәтлек саклауда уңай нәтиҗәләр, агросәнәгать комплексында уңышлар - боларның барысы да районның тулаем үсешенә булышлык итте. Гамәлдә һәр хуҗалык терлекләрнең баш санын һәм продуктлылыгын арттыруга иреште. Димтамакта эшләүче хуҗалыкта Канадада җитештерелгән сөт комплексы төзелә, өстәвенә, әлеге җирлекне үстерү максатында район бюджеты ярдәмендә биредә югары продукция бирә торган 50 башка якын тана сатып алынган. "Кәрәкәшле"дә һәм "Урал"да барлык сөт фермалары ремонтланган, хәтта "Бәйрәкә" кебек алдынгы хуҗалык та производствоны камилләштерү өчен урын тапкан - ашлык өчен киптерү җайланмасы урнаштырган, бу урып-җыю эшләрен тизләтә һәм югалтуларны киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев