Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район депутаты Салихов мактанырга яратмый

Әгәр урыссулардан Төзелеш сайлау окрыгы депутаты Ирек Салиховны беләсезме дип сорасаң, мөгаен, күпләр җилкә сикертер. Ә бит ул башкарган эшләр берәм-сәрәм генә түгел.

Тукай урамының 23в санлы йортында яшәүчеләр, мисал өчен, "Маяк" торак милекчеләре ширкәте белән һич кенә дә уртак фикергә килә алмый. Әлеге йорт подвалында "тамыр" җәйгән сулар шул дәрәҗәдә сасыганнар ки, беренче катта яшәүчеләрнең чыдар хәлләре калмаган. Хәтта борчалар да барлыкка килгән. Әмма идарә итүче оешма әлеге сорауны чишәргә ашыкмаган. Сабырлыгы төкәнгән халык депутатка мөрәҗәгать иткән. Салихов проблеманы аңлаган һәм акча бүлеп биргән. Дөрес, бу акчаларны "Маяк" тулысы белән файдаланырга өлгермәгән: йортта торбалар яңартылган, бер подъезд ремонтланган. Хәзер исә депутатка Тукай урамының 25а санлы йортында яшәүчеләр гозер белән чыккан. Алар, басым җитәрлек булмау сәбәпле салкын суның икенче катта күтәрелмәвен сәбәп итеп, подъездагы терәкләрне алмаштыруны үтенгәннәр. Салихов янәдән ярдәмгә килгән. Идарә итүче компания бу сорауны март аенда хәл итәргә тиеш. Депутат аз керемле кешеләргә карата да игътибарлы: мәгариф ветеранына күз операциясе ясауда булышкан, балачактан инвалидка, күп балалы гаиләгә ярдәм кулы сузган. Ул карт агачларны кисүдә,эшкә урнашуда, балалар белем бирү учреждениеләренең берсендә коймаларны яңартуда булышкан.

Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалиев сүзләренә караганда, Ирек Салихов алар җирлегенә зур ярдәм күрсәткән: Алабакүлдәге модульле фельдшер-акушерлык пункты нигезенә, балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә, җирлек юлларын тигезләүгә алты КамАЗ йөге - 50 кубометр чуерташ китерткән. Моннан тыш, ул Акбаш, Ютазы, Бәйрәкәтамак, Иске Каразирек җирлекләренә дә азмы-күпме финанс ярдәме күрсәткән. Депутат башкарган эшләре белән мактанырга яратмый. Әмма, килешегез, моңа нигез юк түгел. Халык сайлап куйган кеше буларак, аларның гозерләрен чишеп, ул, мөгаен, канәгатьләнү хисе кичерәдер. Әлбәттә, ул бөтен сорауны да хәл итеп бетерә алмый. Зур күләмле эшләрне бары тик муниципалитет кына чишә ала, дип сөйли Салихов. Шулай да, Урыссудагы йорт яны территорияләрен ремонтлау өчен аның тарафыннан саллы өлеш кертелгән. Нәтиҗәдә Төзелеш тыкрыгындагы 2 һәм 4 санлы йортларның ишегалды бүген төзек хәлдә, юлларыны асфальт түшәлгән. Ә бит үз вакытында 4 санлы йорт "башлыгы" Виктор Новиков ишек алдындагы тишекләрне ямау өчен күп йөргән. Ахыр чиктә Салиховка чыккан, депутат идарә итүче компания белән әлеге мәсьәләне уртага салып сөйләшкән. Чуерташ кайтарылган.

- Безне борчыган сораулар белән депутат ярдәмчесе Татьяна Морозова да кызыксынып тора,- дип сөйли югарыда әйтелгән йортта яшәүче Валентина Новикова. Ул үзе дә урыссулыларга тынгы белмәс кеше буларак таныш. Депутат программасы сайлаучыларның сорауларын чишүгә юнәлдерелгән булса да, халык һәрвакытта да аңа ышаныч белдерми, дип үз фмкерен ассызыклый Татьяна Михайловна. Һәм бу фикер әлеге сайлау округына гына хас түгел.

- Бөек Җиңү көнен һәм район Сабан туен үткәрүдә, "Дубравушка" балаларны сәламәтләндерү лагерен ремотлауда, "Балкыш" республика фестиваленә ветераннарны җибәрүдә, Өлкәннә көне уңаеннан руда булмаган материаллар предприятиесе ветераннарына, Урыссу мәктәп-интернатына, инвалидлар җәмгыятенә спорт костюмнары алуда ярдәм... Бу һәм башка эшләр депутатның үз сайлаучыларыннан ерак тормавын дәлилли. Һәм бу депутат мандатына ия булган кайбер кешеләрне "йокыларыннан" уятырлык үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев