Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район Элемтә узелы линия-кабель участогы булып калачак

Ютазы авылында инде ике атна телефон эшләми, Акбаш авылында Интернет белән проблема, район электр элемтәсе узелын үзгәртеп кору -редакциягә килгән әлеге сорауларны без Ютазы районы электр элемтәсе узелы начальнигы Виталий Есаковка юнәлттек.

- Виталий Михайлович, район газетасын укучылар әгәр элемтә проблемалары белән«кайнар линия»нең 125 телефоны буенча шылтыратсак, алар район электр элемтәсе узелына шылтыратырга кушуларына игътибар юнәлтәләр. Алайса нинди номер буенча шылтыратырга соң?

- Беренчедән, «кайнар линия» әле дә гамәлдә, икенчедән, бездә әле техник ярдәмнең тәүлек әйләнәсендәге телефоны бар. Бары өй телефоныннан 118-18 номерын җыярга кирәк. Инде Ютазыда телефон элемтәсе булмауның сәбәбен аңлатам. Әлеге авылда, аерым аланда, Вахитов, Дмитров, Чапаев, Комсомол, Заготзерно урамнары, өлешчә Совет урамы, Ык бистәсенең Яшел урамы буенча элемтә линиясен капиталь ремонтлау бара. Ягъни, искергән кабельләр яңаларына алыштырыла. Августта башланган ремонт эшләрен якын көннәрдә тәмамларга планлаштырабыз. Бүгенге көндә анда абонентларны яңа линиягә күчерү буенча эшләр бара. Заявкалар күп, ике бригада эшли. Аерым нокталарда эшләр алып барабыз. Шуңа күрә, әгәр кемнеңдер телефоны нинди дә булса сәбәпләр аркасында эшләми икән, заявка бирергә кирәк. Әлеге юнәлештәге эш киләсе елга да дәвам итәчәк. Мисал өчен, узган елларда Кәрәкәшле, Бәйрәкә, Иске Каразирек авылларында һава элемтә линияләрен җир асты линияләренә алыштыру буенча эшләр башкарылды. Моннан тыш, халкы 200 кешедән арткан авылларда әлеге торак пунктларның телефон станциясенә кадәр (АТС) элемтәнең сүс-оптик линиясе сузылачак. Бу иң алдынгы технология - каналның элемтә көче элек файдаланылган бакыр кабель линиясенә караганда йөз тапкырга артык. Шулай булгач, Интернет белән дә проблемалар булырга тиеш түгел… Ничек кенә әйтсәң дә, әлеге сорау һәр абонент проблемасын аерым карауны таләп итә.

Хезмәтебездәге үзгәрешләр уңаеннан шуны әйтә алам: Ютазы районы электр элемтәсе узелын оптимальләштерү кысаларында ул 1 ноябрьдән Баулы районы электр элемтәсе узелының линия-кабель участогына әвереләчәк. Абонентларны тоташтыру һәм төзексезлекләрдән арындыру буенча төп эшләребез калачак. Оптимальләштерү, кызганычка, штатлар кыскартуны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев