Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район газетасы идарә итү компаниясенә мөрәҗәгатегезне җиткерә

Редакциядә телефон шылтырады: чыбыкның икенче ягында тавышы ишетелгән хатын-кыз үзен Урыссу бистәсе Горький урамының 1 санлы йортында яшәүче дип таныштырды.

Ул район газетасы битләре аша идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итә:

- Агымдагы елда безнең йорт күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына эләкте. Түбәне һәм йорт фасадын ремонтлау планлаштырыла. Фасадны ремонтлау дигән сүз нәрсәне аңлата? Стеналар җылытылачакмы, чөнки ишегалды ягыннан стена бөтенләй җылы тотмый. Тагын шулай ук подъезд ишеген дә җылыту мөһим. Икенче эчке ишек тә начар - ачылмый да, ябылмый да... ишегалларында эскәмияләр кирәк: бала белән чыксаң, утырырга урын юк. Урналар кую да комачауламас иде, әлбәттә.

Идарә итү компаниясе директоры түбәндәгечә җавап бирде:

- Безнең эскәмияләр әзер инде, язын урнаштырачакбыз. Яшәүчеләр каршы килмәсә, урналар да куелыр. Чөнки, урыссулылар үзенчәлекле халык, аларга чүпле капчыклар тутыра башлаячаклар, шуңа күрә күпләр урналар куюга каршы. Ишекләрне җылытырбыз, безнең андый практика бар. Күп фатирлы йортларны, аерым алганда, югарыда әйтелгән йорт фасадын капиталь ремонтлауга килгәндә, болай әйтә алам: стенаны йә штукатурлау, яки, тышлап җылыту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев