Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район халкы арасында анкеталаштыру ришвәтчелекнең кимүен күрсәтә

Предприятиеләрнең профсоюз комитетлары рәисләре ярдәмендә район халкы арасында үткәрелгән анкеталаштыру билгеле өлкәләрдә ришвәтчелек кимүен күрсәтә.

Район халкы аеруча ришвәтчел өлкәләргә мәгариф һәм сәламәтлек саклау керүен күрсәтә. Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Екатерина Огнева әйтүенчә, сораштырылучыларның җавапларын эшкәртү Урыссу хастаханәсе җитәкчелеге тарафыннан ришвәтчелеккә каршы чаралар эшләнүе, аларның тормышка ашырылуы турында отчетның район башлыгы каршында эшләүче ришвәтчелеккә каршы комиссия утырышларында квартал саен тыңлануы турында сөйли. Һәм әлеге юнәлештәге эш, район халкы фикере буенча, тулысынча тәэсирле.

Ришвәтчелек куркынычы булган район башкарма комитеты бүлекләренә муниципаль заказ буенча сектор, торак сәясәте бүлеге, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы керә. Муниципаль заказ, идарә һәм муниципаль милек белән идарә итү мөнәсәбәтендә бюджет закончалыгы үтәлеше өлешендә контроль-исәп палатасы эшчәнлеге белән танышканнан соң, контроль-исәп палатасы рәисенә бюджет акчаларын максатсыз һәм нәтиҗәсез файдалануны ачыклау буенча эшне дәвам итәргә кушылган. Моннан тыш, район башкарма комитеты каршында ришвәтчелеккә каршы сәясәтне алып бару механизмы буларак район сайты эшли.

Районның барлык мәгариф учреждениеләрендә ришвәтчелеккә каршы чаралар планы эшләнгән һәм расланган, әлеге тематикага стендлар, «кайнар линия» телефоннары урнаштырылган. Мәктәп укучылары өчен ачык дәресләр, түгәрәк өстәлләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән әңгәмәләр үткәрелгән. Каразирек мәктәбе укучысы Алия Ильясова республика рәсемнәр конкурсында җиңде һәм «Намуслы яшәргә кирәк» номинациясендә грамота белән бүләкләнде. Район советының юридик бүлеге начальнигы тарафыннан бушлай юридик консультация һәм гражданнарның аз керемле категорияләренә хокукый ярдәм күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев