Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район халкы “Бердәм Россия” сәяси партиясенең иҗтимагый бүлмәсендә кабул ителде

Сишәмбе көнне район халкы "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлегенең иҗтимагый бүлмәсендә кабул ителде.

Партиянең җирле бүлек секретаре, район башлыгы Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать иткән ютазылылар арасында берәүләрне аварияле торактан күченү соравы дулкынландырды, икенчеләре гаилә фермасы төзүдә матди ярдәмгә мохтаҗ булуын җиткерде, өченчеләр торак йортны капремонт программасына кертү, карт агачларны кисү, йорт алды территориясен ремонтлау кебек төзекләндерүгә хас сораулар белән чыктылар. Шул рәвешле сишәмбе көнне район җитәкчелеге белән күзгә-күз очрашкан тугыз граждан шәхси гозеренә җавап ишетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев