Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район хастаханәсенә, талпан тешләү сәбәпле, 25 кеше мөрәҗәгать иткән

Агымдагы елның беренче ярты еллыгында, талпан тешләү сәбәпле, район хастаханәсенә 25 кеше мөрәҗәгать иткән - бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бергә кимрәк.

Табиб-эпидемиолог Шамил Гатин мәгълүматы буенча, талпан тешләү очраклары апрельдән октябрьгә кадәр күзәтелә. Зыян күрүчеләргә бөҗәкне тәннән дөрес алдыру һәм аны тикшерү өчен өч көн дәвамында Казан лабороториясенә илтеп җиткерү өчен кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итү мәҗбүри. Шул ук вакыт эчендә талпанга каршы иммуноглобулин инъекциясе алу мөһим. Соңыннан әлеге чаралар нәтиҗәле булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев