Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район хастаханәсенең баш табибы урыссулыларга флюорография аппараты турында җавап бирде

Редакциягә район халкы үзәк хастаханәдә флюорография кабинеты эшләмәвенә зарланып мөрәҗәгать итте.

Ф. Мансурова, Р. Хафизова, Г. Гәрәйшина имзалары салынган хаттан өзек:

-Район үзәк хастаханәседә флюорография аппараты эшләми башлавына сентябрь аенда бер ел тула. Район халкы медицинаның әлеге уңайлыгы артыннан күрше Октябрьский шәһәренә барырга мәҗбүр. Бу чыгымнарга медицина тикшерүе узганга тотылган акчаларны да кушсак, шактый сумма җыела. Арада мондый акчаларга ия булмаган яисә бу мәшәкатьтән куркып, флюорография узмыйча йөрүче кеше күпме микән - бу хакта районның баш табибы нәрсә уйлый? Шуны беләсе иде.

Хатны без район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ренат Фатыйховка юлладык.

- Агымдагы елның июль ае башында республика Министрлар кабинетының безнең учреждениегә яңа рентген җиһазы һәм флюорография аппараты сатып алу турында карары чыкты. Иске аппаратураны яңага алмаштыру бер ай дәвамында тәмамланачак, - диелгән баш табиб биргән җавапта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев