Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары саф һавада актив ял иттеләр

Күптән түгел инвалидлар җәмгыяте әгъзалары үз көчләрен спорт ярышларында сынаган.

Табигать кочагында, Көрәш-Бүләк авылы янындагы күркәм урында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр авырулары турында онытып торганнар. Алар балык тоткан, балык шулпасы пешергән һәм учак янында үзләре яраткан халык җырларын һәм яшьлекләрендәге җырларны хәтергә төшергәннәр. Үз баянчылары да булган. Подгорныйдан Фәрит Хәмидуллин балык тотуда чын осталык күрсәткән. Саф һавада актив уеннарны оештыручы һәм инвалидларны күңелле ял итүгә илһамландыручы Мария Ротанова булган. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең җирле оешмасында хәбәр итүләренчә, актив ял итүдә катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев