Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район инвалидларына “Могҗизалар кыры” уенын оештырдылар

Халыкара инвалидлар көненә багышланган ункөнлек чорында үткәрелгән чаралар исәбендә барысының да күңелләренә хуш килә торган "Могҗизалар кыры" уены да бар иде.

Барабан әйләнә башлаганчы, җыелучыларны районның инвалидлар оешмасы рәисе Нина Кукушкина сәламләде. Аннары тамашачылар алдына уенчылар үзләре басты. Һәм, ачыклануынча, алар эрудицияле генә түгел, менә дигән җырчылар, биючеләр, шигырь укучылар да булып чыкты. Бәйрәм хуҗалары шулай ук барысын да аш-суга, кул эшләренә оста булулары, спорт әзерлекләре белән сокландырды.
Уенның үзенә килгәндә, телевизион версиядәге кебек үк, ул уенчыларның четерекле сорауларга җаваплар эзләвенә генә түгел, тамашачылар белән уйнау-га да корылган иде, данлыклы кара ящик та читтә калмады. Уенчыларга бүләкләр район хакимияте, ә камыр ашлары Урыссу эшмәкәрләре тарафыннан тәкъдим ителде. Бәйрәм сәбәпчеләре соңыннан әлеге һәм үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев