Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчелеге авыл хезмәтчәннәренең эш хакын 20 мең сумга кадәр җиткерергә планлаштыра

2016 елга авыл хуҗалыгы производствосы хезмәтчәннәренең эш хакын 20 мең сумга кадәр җиткерергә.

Бу турыда агросәнәгать комплексы үсешенең перспектив планы белән таныштырган авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Зарипов бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атна саен үткәрелгән киңәшмәсендә билгеләп узды. Шул ук вакытта район башлыгы Рөстәм Нуриев моның да чик булырга тиеш түгеллеген әйтеп үтте. Соңгы вакытта район авыл хуҗалыгы коллективлары тарафыннан техника күп сатып алына, бу аларның алгарышлы үсеше турында сөйли. Әйтик, "Кәрәкәшле" генә дә 27 миллион сумлык техника сатып алуны планлаштыра. Киңәшмә барышында район тормыш эшчәнлегенең башка сораулары да тикшерелде, юлларны ремонтлауга аерым басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев