Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчелеге “Бетон+”, Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе һәм “Транспорт” белән очрашты

Күптән түгел район җитәкчелеге белән узган очрашуда районның өч сәнәгать предприятиесе - "Бетон+", Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе һәм "Транспорт" коллективлары үзләренең актуаль сорауларын күтәрделәр.

Сорауларга, башта районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырып, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов җавап бирде. Үзенең чыгышында ул, аерым алганда, 2014 елда уңай динамика саклануын билгеләп үтте. Бу барлык тармакларга - авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать производствосына, төзелешкә һәм төзекләндерүгә кагыла. Бүгенге көндә җитәкчелекнең көн кадагындагы сораларының берсе булып ГРЭСны модернизацияләү юлларын эзләү тора.

- "Фарвин" каршындагы төзелеше озакка сузылган йорт нигезе проблемасы кайчан хәл ителәчәк - анда халык чүпләрен түгә.

- Агымдагы ел планнарында - 45 фатирлы йорт төзү, - дип җавап кайтарды Подовалов.

- Урыссудагы 3 санлы балалар бакчасында тәрәзәләр алыштыру зарур.

- 2015 елда тәрәзәләрне яңарту һәм батареяләр секцияләрен алыштыру күздә тотыла.

- Сукбай этләр күбәйде.

- Норлат компаниясе белән берлектә әлеге проблеманы хәл итүнең юнәлешләре билгеләнде.

- Бистәнең аерым чатларында юл хәрәкәте өстенлекләре билгеләрен, яки светофорлар урнаштыру мөһимлеге вакыты җитте.

- Билгеләр куюны контрольгә алачакбыз, ә светофорлар урнаштырырга иртәрәк әле - бу кыйммәтле эш: бер светофор кую өчен миллион сумга якын акча таләп ителә. Ә район үзәгендә әле йорт яны территорияләрен ремонтлау тәмамланмаган.

"Гайдарка" балалар мәйданчыгын, Сәйдәшев һәм Яруллин урамнары буенча юлларны ремонтлау сораулары, район кече предприятиеләре рейтингын төзү кебек проблемалар контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X