Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчелеге чисталык урнаштырырга вакыт җитүен искәртте

Узган атна ахырында район җитәкчелеге предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән санитар-экологик ике айлык уздыру сораулары буенча киңәшмә үткәрде.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп узуынча, муниципалитетның шәхси техникасы бөтен кыш буе бистәдә тәртип урнаштырырга һәм язга чагыштырмача чисталыкта керергә мөмкинлек бирде, шуңа күрә шимбә өмәләре уздыруда зур кыенлыклар булырга тиеш түгел. Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Андрей Кондрашов җыелучыларны ике айлык уздыру планы белән таныштырды, ул үз эченә бистә территориясендә чисталык урнаштыруны гына түгел, аның читләрен дә тиешле хәлгә китерүне ала. Бу, барыннан да элек дамба артындагы территориягә кагыла, анда урыссулылар төзелеш калдыклары чыгаруларын дәвам итәләр. Бистәдә яшәүчеләрнең мондый гамәлләренә юл куймау максатында, Нуриев тәкъдиме буенча, көнкүрешнеке булмаган чүпләрне урыссулыларга муниципалитет хисабына контейнер мәйданчыкларына илтү тәкъдим ителә. Санитария кагыйдәләрен бозуны дәвам иткән затлар видеокамераларга теркәләчәк һәм административ җавапка тартылачак. Көнкүреш калдыклары полигонына йөкләнешне киметү өчен муниципалитет пластик шешәләрне һәм эчемлекләрдән бушаган калай банкаларны аерым җыюны планлаштыра. Аларны җыю урыннары чүп җыю транспорты тукталышлары янында урнашачак һәм анда металл сеткалар һәм күрсәтмә табличкалар куелачак. Алар янына гадәти чүп ташлаучылар шулай ук штраф салу төрендә җавапка тартылачак.

Турыдан-туры ике айлыкка килгәндә, һәр коллективка элеккечә аерым участок беркетеләчәк, алар чисталыгы өчен катгый җавап тотарга кирәк булачак. Шулай ук ике айлык чорында булачак скверлар һәм парклар урнашачак урыннар да әзерләнергә тиеш (алар елы республикада быел билгеләнеп үтелә). Шулай ук бистәнең яшел зонасын наратлар һәм миләшләр генә түгел, чыршылар, пирамидаль тупыллар һәм савыр (туя) утыртып шактый төрлеләндерү планлаштырыла. Ярый инде, аларын да кайбер вәхши урыссулылар Урыссудагы 2 санлы мәктәп каршында миләшләрне сындырган кебек, ныгып та җитмәгән үсентеләрне сындырып бетермәсәләр.

Һава торышы җыештыруны башларга мөмкинлек бирү сәбәпле, Урыссу бистәсендә узган ялларда ике айлык башланганчы ук шимбә өмәсе үткәрелде. Инфраструктура бүлеге үсеше бүлеге мәгълүматлары буенча, өмәгә ГРЭСтан һәм тимер юл станциясеннән тыш, барлык оешмалар һәм предприятиеләр чыкты. Өмәдә хәтта чиркәү вәкилләре дә катнашты. Урамнар һәм беркетелгән территорияләр җыештырылды, 80 кубометрга якын чүп чыгарылды.

Район бүлекләре һәм хезмәтләре җитәкчеләренең дүшәмбедә узган киңәшмәсендә җирлек территорияләренең санитар торышы турында мәгълүмат җиткерелде. Алдан үткәрелгән объезд барышында Кече Урыссу, Ташкичү, Кымыз Тау, Акбаш, Бәйрәкә, Хөррият кебек торак пунктларда гына кагыйдә бозулар булмавы ачыкланды. Рөхсәт ителмәгән биниһая зур чүплекләр Байлар авылы читендә, Иске Урыссу һәм Әбсәләм авыллары үзәкләрендә, Ык елгасының сак зонасында булуы ачыкланды. Ютазы авылына керү юллары буенда узган ел каракурасының зур массивларын чабу таләп ителә, Ютазы елгасы аша салынган күпер янында Кәрәкәшле авыл җирлегендә киселгән агач ботакларын җыеп алу, Яссытугай авылы күпере янында үсеп җәелгән агачларны кисү мөһим. Урыссу бистәсендә Иске Урыссу авылы юнәлешендәге контейнер мәйданчыгы янында тәртип урнаштыру, Пушкин урамы буенча 44-46 санлы йортлар арасында һәм Урыссу урамы буенча 24-26 йортлар арасында тәртип урнаштыру мөһим. Соңгы ике участокта тәртип өчен җаваплылык торак милекчеләре ширкәтләре өстендә, дип ассызыклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев