Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчелеге Курск сугышында катнашучыларны бүләкләде

Курск дугасында җиңүнең 70 еллыгы кысаларында ерак сугышчан вакыйгаларда катнашкан урыссулылар хөрмәтләнде.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев район җитәкчелеге исеменнән II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены кавалеры, "За боевые заслуги", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медальләре иясе, Орлов һәм Курск алышларында катнашкан Миңнебай Миңнекәевкә һәм Кызыл Йолдыз, III дәрәҗәдәге Дан орденнары кавалеры, "За отвагу", "За взятие Берлина" медальләренә лаек булган, 125 туп-артиллерия полкы составында Курск сугышында разведчик булып катнашкан Иван Шокуровка азык-төлек пакетлары тапшырды. Вәлиев ветераннарны алар катнашкан сугышта җиңүләре белән котлады һәм сәламәтлек, иминлек, бәхет теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев