Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчелеге районның химия һәм электромеханика заводлары коллективлары белән очрашты

Эш атнасы башында район мәдәният йортында район җитәкчелегенең районның ике предприятиесе - химия һәм электромеханика заводлары коллективлары белән очрашуы узды.

УХЗ. "Урыссу химия заводы" ЯАҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы Николай Лукин предприятиенең 2014 елдагы эшчәнлеге, кайбер проблемалар һәм агымдагы планнар белән таныштырды. Узган ел, дип ассызыклады ул, предприятие өчен катлаулы булды, авырлыклар производство күләме кимү, барлык чыгымнарның мәҗбүри кыскаруы - шул исәптән штатлар кыскару белән бәйле иде. Төп сәбәп - күп күләмдә заказ ясаучыларның берсенең китүе. Шуның белән бергә, дип билгеләп үтте Лукин, химия заводы үзенең салым бурычларын, эколлогик таләпләрне үти. Әйтик 2014 елда капитал салуның гомуми суммасы 19 миллион сумнан артык тәшкил иткән. 2015 ел бурычларына мөмкин булганча производство күләмен саклау һәм мөмкин булган кадәр арттыру керә. Заводның башка капитал салулары арасында 3 миллион сумга һава чистарту җайланмасы сатып алу һәм урнаштыру кебеге дә бар.

УЭМЗ. "Урыссу электромеханика заводы" ҖЧҖ директоры Илфир Нигъмәтҗанов үзенең докладында предприятие эшчәнлеге, социаль түләүләр, хәйриячелек эшчәнлеге белән таныштырды. Аерым алганда, ул узган елда заводта уртача хезмәт хакының артуын һәм 25 мең сумнан артык тәшкил итүен билгеләп үтте. Бу производство күләме үсүе һәм эшчеләрнең уртача саны элекке дәрәҗәдә калуы белән бәйле булган.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырып, районның көче - предприятиеләрнең уңышлы эшчәнлегендә, дип белдерде. Шуңа күрә район җитәкчелеге республика дәрәҗәсендә районның иң абруйлы предприятиесе булган Урыссу ГРЭСы мәнфәгатьләрен планлы рәвештә җиткерә килә, станцияне һәм Урыссу бистәсенең үзәк җылыту системасын саклап калу әһәмиятенә басым ясап тора. Ахырда Подовалов залдан бирелгән сорауларга җавап тотты.

- Урыссуның 50 еллыгы урамы буенча урам яктыртылмый һәм юлны асфальтлау мөһим.

- Электр тапшыру линияләрен ремонтлау эшләре белән бәйле электрны өзү Урыссу электр челтәрләре тарафыннан тергезеләчәк, ә юлны асфальт белән каплау соравы киләсе ел планын формалаштырганда каралачак.

- Козин урамында асфальт таушалган.

- Ремонтта өстенлекне бөтенләй асфальты булмаган юлларга бирәбез.

- Урыссу урамы, 22 адресы буенча, тукталу урыны булмау сәбәпле, автомобиль йөртүчеләр машиналарын балалар мәйданчыгына куярга мәҗбүр.

- Әлеге сорау идарә оешмасы белән бергә, яшәүчеләр җыелышында хәл ителә. Төзекләндерү буенча предприятие хезмәт күрсәтә ала.

- Шагыйрь Сирин урамы буенча карт тирәкләр куркыныч тудыра.

- Аларны кисүне агымдагы ел программасына кертәбез.

Очрашу барышында тормыш эшчәнлегенең башка сораулары да күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X