Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчелеге социаль яклау, пенсия, социаль иминиятләү фондлары коллективлары белән җыен үткәрде

Район җитәкчелеге белән очрашу вакытында халыкны социаль яклау бүлеге, социаль иминиятләү һәм пенсия фонды коллективларын кызыксындырган төп сорулар бистәне төзекләндерүгә кагылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Вәдигуллинга бирелгән сорауларның берсе үзәк балалар паркы торышы турында булды. Быел, аның сүзләре буенча, республика тарафыннан аны төзекләндерүдә ярдәм күрсәтү вәгъдә ителгән. Әмма анда кереп хулиганлык кылучылар - конструкцияләрне ватучылар-җимерүчеләр, чүп калдыручылар булган очракта, моның файдасы булмаячак. Яңа Солнечный микрорайонында район зур сәүдә үзәген төзүне күздә тота, әмма безнең эшмәкәрләр мини-маркетлар куярга гына әзер. Аларның берсе дә халыкның ялын оештыру белән шөгыльләнергә атлыгып тормый. Бистәнең тимер юл артындагы иске районында күп фатирлы йортлар ишегаллары төзекләндерүгә мохтаҗ, дип саный анда яшәүчеләр. Сорау район җитәкчелеге тарафыннан игътибарга алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев