Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчелеге ветераннарны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады

Ноябрь уртасында район җитәкчелеге шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән ике райондашыбызны котлады.

Бөек Ватан сугышында катнашкан урыссулы Миннебай Миннекәй улы Миннекәев белән район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм үз вакытында юбиляр эшләгән тимер-бетон эшләнмәләре заводының хәзерге директоры Илдар Гәрәев районның хәзергесе һәм үткәннәре турында әңгәмә алып бардылар. Миннебай Миннекәй улы Миннекәев моңа кадәр актив иҗтимагый эшчәнлек алып барды, әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга карата битараф булмады. Район һәм үзе эшләгән предприятие җитәкчләре белән ул райондагы яңарышлар турында фикер алышты, аларга үз бәясен бирде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев юбилее белән Ютазы авылында яшәүче Анна Александровна Кузнецованы тәбрикләде. Туганнары кунакларга иң кадерле гаилә реликвиясен - Анна Александровнаның гел бишле билгеләре генә булган өлгергәнлек аттестатын күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, Кузнецова бөтен ил өчен хәсрәтле булган 1941 елда алган. Анна Александровна дүрт дистә елдан артык Ютазы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта. Бу көнне үзләренең яраткан укытучыларын аның күп санлы элекке укучылары юллады. Җирлек җитәкчелеге һәм үзе исеменнән башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Фәния Әхмәтшина үзенең җылы теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев