Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәдәният йорты мәйданында Нәүрүз бәйрәме уздырдылар

Район мәдәният йорты мәйданында Нәүрүз бәйрәме күңелле узды. Аны район мәдәният бүлеге оештырды.

Татар әкиятләре персонажлары белән театральләштерелгән тамаша мәйданга шактый тамашачыларны җыйды. Урыссулылар бик теләп концерт карадылар, "Карга боткасы" белән сыйландылар. Бәйрәмне алып баручылар балаларга бүләкле күңел ачу уеннары оештырдылар.

Шуны билгеләп үтик, Нәүрүз - ул яз башлануын һәм яңа ел килүен бәйрәм итү. Фарсы яңа елы язның көн белән төн тигезләшкән көннәрендә - 21, 22 яки 23 мартта билгеләнеп үтелә. Төркиядә, Иранда, Һиндстанда, Пакыстанда, Босниядә, Герцеговинада, Кыргызстанда һәм башка илләрдә, Россия Федерациясенең автономияләрендә билгеләнеп үтелә. Безгә борынгыдан килгән Нәүрүз традицияләре гади һәм аңлаешлы. Ул килеп җитәр алдыннан бурычларны түләү, өйләрне җыештыру, җиде продукттан торган ризык әзерләү мәҗбүри. Әлеге бәйрәм ЮНЕСКО инициативасы буенча 2009 елның 30 сентябрендә Халыкара көн булып игълан ителә. Кешелекнең матди булмаган мәдәни мираслары исемлегенә кертелә. Нәүрүзне бәйрәм итүне һәм аның турында мәгълүмат таратуны 2010 елда БМОның Генераль Ассамблеясе хуплый. Ул "Халыкара Нәүрүз көне" дип исемләнгән резолюция кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев