Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагы предприятиеләре алдынгыларын хөрмәтләделәр

Район мәдәният йортында яңгыраган музыка кичендә аның диварларына гына сыеп калмады, урамга ук агылып чыкты: авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагы, сәнәгать предприятиеләре алдынгыларын, слет кунакларын ишек төбеннән үк районда эшләп килүче "Яшьлек җыры" һәм "Сударушка" ансамбльләре үзләренең иң дәртле җырлары белән каршы алды.

Сәхнә артында соңгы хәзерлек барган арада, район башлыгы Рөстәм Нуриев бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунакларны фойеда урнаштырылган сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитештергән продукцияләрдән күргәзмә белән таныштырды.

Алдынгылар слеты "Алтын ярминкә" хореографик тамаша белән башланды. Төбәгебездә яшәүче күп милләтле халыкның уен-җырда гына түгел, хезмәт станнары артында да бертигез эшләүләрен, мул тормышка - икмәкле табынга йөз тотып яшәүләрен чагылдырган композиция үз җиребездә үстерелгән бөртектән алсуланып пешкән ипекәйгә мәдхия җырлады. Ютазы калачыннан район җитәкчелеге, кунаклар, алдынгылар бик теләп авыз иттеләр.

- Табигать-ана галиҗәнап игенчеләребезне быел чыдамлылыкка, үҗәтлеккә аз сынамады. Әмма аларның фидакарьлеге бәрабәренә кырларда игеннәр җыелып бетте. Җитештерү өлкәсендә һәр тармакның уңышлы эшчәнлеге аркасында районыбыз халкы мул һәм җитеш тормышта яши. Һәм без бүген әлеге бәйрәмдә үз һөнәрләренә тугры калган, туган иленә, газиз җиренә табынып яшәүче уңганнарыбызны сәламли алуыбыз белән бәхетле, - дип билгеләп узды сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Рөстәм Нуриев.

Ютазылыларның шатлыгын уртаклашырга, кылган игелекле эшләре өчен рәхмәт хисләрен белдерергә күп санлы кунаклар да килде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең үз алларына куйган бурычларын намус белән башкарып, туган төбәкләренең генә түгел, республика дәрәҗәсен күтәрүгә дә саллы өлеш кертүләрен зур канәгатьлек белән хәбәр итеп, киләчәк көннәргә яхшы һава торышы теләде.

Тормыштагы нинди генә вәзгыятькә карамастан, елдан-ел үзенең икътисадый-финанс халәтен ныгытуга йөз тотып, агымдагы елда 13 мең тонна бөртек урып-суктырган "АгроМир" җәмгятенә, әлбәттә, мактауның иң зурысы эләкте. Район башлыгы коллектив директоры Нәсим Вәлиевка ихлас рәхмәтен җиткерсә, ул, 12 мең тоннадан артык югары сыйфатлы азык туплап, терлек азыгы хәзерләгән район механизаторлары арасында җиңү яулаган Фәнис Габидуллинга, ике генә ел эшләвенә карамастан, агымдагы елның тугыз ае эчендә һәр сыердан 4 мең килограммнан артык сөт савып, район савымчылары арасында беренчелекне алган Светлана Сафинага, бозауларын көн саен 970 граммга үстереп, район терлекчеләр арасында казанышка ирешкән Илһамия Мөхәммәтшинага район советының мактау грамоталарын тапшырды. Игеннәрнең һәр гектарыннан 30 центнерга кадәр ашлык җыеп алган "Нәбиуллин" хуҗалыгы башлыгы Илдус Нәбиуллин, терлекләрне көн саен 801 граммга симертеп, район малбагарлары арасында җиңүгә ирешкән әлеге коллетивтан Фәндәс Нуретдинов, сөрүлек мәйданнарын гына түгел, терлек санын да арттыру өстендә эшлекле чаралар күрүче "Уңыш" җәмгыяте директоры Аяз Шафигуллин да Рөстәм Нуриевның рәхмәтен кабул иттеләр.

Тәлгать Таһирҗанов та кунакка буш кул белән килмәгән булып чыкты. Ул ел башыннан 3370 эталон гектарда эш башкарган Тукай исемендәге җәмгыять механизаторы Миннур Зариповка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Башкала кунагы быел 22 722 центнер бөртек суктырган "АгроМир" җәмгыяте комбайнчысы Мәүзир Латыйповны, үсемлекләрне 3570 гектарда теземнәргә салган "Кәрәкәшле" җәмгыяте механизаторы Ришат Әхмәтҗановны, 6 мең тоннадан артык йөк ташыган "АгроМир" җәмгыяте шоферы Рафаил Мөхәметдиновны республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасы белән билгеләп узды.

Сәхнә түренә басудан кайтып кермәгән тракторчылар, таңны фермада каршы алучы терлекчеләр, тоткарлыксыз эшне алып бару өчен зур көч куючы белгечләр күтәрелде. Фермер хуҗалыклары да онытылмады. Быел алар арасында иң яхшысы дип Радик Гайнетдинов хуҗалыгы табылды. Агымдагы елда слетка сервис оешмалары да чакырылды. Иген кырларын чүп үләннәре һөҗүменнән саклау өчен саллы хезмәт салучы "Туймазы агрохимиясе" һәм "Башкорт пестицидлары" җәмгыятьләре дә район башлыгының рәхмәт хатына лаек булды. Кылны кырыкка бүлердәй көннәрдә туган хуҗалыкларына ярдәмгә килгән Ютазы агрокөллияте, мәктәп укучылары да акчалата премияләр белән зурланды. Алар арасында Бәйрәкә авылыннан игезәк малайлар Нуриәхмәтовларны аеруча билгеләп узасы килә. Җәйге көннәрдә Илназ атлар сараенда эшләсә, аның игез сыңары Илнар малбагар булып хезмәт куя. Эшкә нык булган мондый балалар үскәндә, "АгроМир" җәмгыятенең киләчәге ышанычлы кулларда булачагына күңелдә һич кенә дә шик калмый!

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов финанс-хуҗалык эшчәнлекләре һәм октябрь аенда уздырылган һөнәри осталык бәйгеләре нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылган "Электросоединитель" заводы директоры Рәшит Нәбиуллинга, икенче урынга чыккан "Волма-Әбсәләм" җәмгыяте җитәкчесе Игорь Степановка, Урыссу электр-механика заводы директоры Илфир Нигъмәтҗановка район башлыгының рәхмәтен тапшырды. Исемнәре моннан алда басылган газета битләрендә дөнья күрү сәбәпле, без аларны тагын атап тормыйбыз, тик сәнәгатьчелектә үз һөнәрләре буенча иң яхшы дип табылган хезмәт ияләре - сәхнәгә чакырылган бәйге җиңүчеләре тагын бер кат халкыбызның рәхмәтен кабул итеп алды. "Баулынефть" НГДУ җитәкчесе урынбасары Мәсгуть Абдуллин да район фидакарьләрен зурлады. Нефтьчеләр "АгроМир" җәмгыяте механизаторы Фәнис Габидуллинга, Тукай исемендәге коллектив механизаторы Наил Садыйковка, "Электросоединитель" заводы токаре Рәис Нәҗмиевка санаториягә юллама бүләк иттеләр.

Хезмәт династияләрен тәбрикләү - соңгы елларда алдынгылар слетының дулкынландыргыч мизгеленә әверелде. Бәйрәкә авылыннан Әхмәтшиннар, Урыссу ГРЭСыннан Павловлар, Яссытугай авылыннан Асанбаевлар, "Электросоединитель" заводыннан Анисимовлар династияләре кайнар алкышларга күмелде.

Чыгышлар, котлаулар, әлбәттә, җыр-моң белән үрелеп барды. Үзебезнең районда яшәп, иҗат белән шөгыльләнүче Николай Гребенюк, яшь талант Илдар Әхтәмов җырлаганда, мөгаен, иң тәнкыйтьчел акыллар да тынып каладыр. Әлбәттә, һәркем дә ашны төрләндергәнне ярата. Соңгы арада район күләмендә уза торган бәйрәмнәрнең башка төбәк артистлары чыгышы белән төрлеләнүе бик яхшы. Әмма алдынгылар слетында - эш кешесенең күңелендә киләчәк көннәргә җитәрлек дәрт-дәрман уятырга тиеш булган бәйрәмдә "Галиябану", "Каз канаты" кебек сагышлы җырларны репертуардан төшереп калдырырга да мөмкин булгандыр. Бу көнне сәхнә дәртле җырлардан, ялкынлы биюләрдән шартлап торырга тиеш иде. Октябрьский шәһәреннән чакырылган "Ритмы бэби" ансамбле менә шундый кәеф тудырды да - сәхнәдән кояш кебек балкыган кызлар һәм малайлар бәйрәмнең якты бер бизәге булды.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәм хисләреннән озак айный алмыйча утырмадылар - икенче көнне үк алар район үзәге халкына ярминкә оештырдылар. Гадәттәгечә, ит автолавкаларына чиратлар озын булып сузылды. "АгроМир" һәм "Уңыш" җәмгыятьләре урыссулыларга сөт тә тәкъдим иттеләр. Кырчылык продукциясенә дә хаҗәт бар булып чыкты. "Вафауллин" хуҗалыгы үстергән бодай эрерәк кебек тоелды, ахрысы. "Кәрәкәшле" җәмгыяте алып килгән салам кулга да тимәде - бик тиз хуҗасын тапты. Шунысы шөкер, Татарстан, шул исәптән Ютазы җирендә җитештерелгән продукциядән һәркемгә өлеш чыга, үз халкыбызның үзебездә булдырылган сый-нигъмәтне сайлап алу мөмкинлеге зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X