Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәдәният йортында Бөтенроссия “Ел укытучысы – 2015” конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде

Узган атнада район мәдәният йортында Бөтенроссия "Ел укытучысы - 2015" конкурсының муниципаль һәм зональ этаплары җиңүчеләре бүләкләнде.

Быел конкурста районның һәр өченче диярлек педагогы катнашты. Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан безнең районның сәләтле балалар белән эшләүче педагоглары хезмәте билгеләнеп үтте. Быел укучыларның Бөтенроссия һәм Республика региональ этаплары призерлары саны артты, бу да безнең педагогларның казанышы булып тора. Педагогик осталыкның һөнәри бәйгесендә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне тантаналы хөрмәтләү церемониясендә укыту-методик эш буенча мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гүзәл Гыйлаҗева, мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов мәктәпкәчә белем бирү педагогларына һәм укытучыларга дипломнар, бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырдылар һәм ирешелгәннәрдә туктап калмаска, һөнәри осталык конкурсларында катнашуларын дәвам итәргә чакырдылар. Балалар җыр һәм бию коллективлары конкурста катнашучылар һәм тамашачылар өчен иң яхшы концерт номерлары башкарды.

Конкурс педагогларның фидакарьлеген һәм һөнәри осталыкларын билгеләп үтәргә мөмкинлек бирә. "Ел укытучысы" конкурсында катнашкан 28 педагогның һәм "Ел тәрбиячесе" конкурсында катнашкан 15 конкурсантның һәрберсенә рәхмәт сүзләре юлланды. Конкурсның "читтән торып" үткәрелгән этабында алар үз сайтларында педагогик, фәнни-педагогик һәм мәктәптән тыш эшчәнлек нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Конкурсның икенче этабында анда катнашучылар ачык дәресләр уздырган, аларда педагоглар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәткәннәр, инновацион эшнең нәтиҗәле формаларын ачканнар. Алар нәтиҗәләре буенча дүрт педагог, биш тәрбияче һәм унике сыйныф җитәкчесе конкурс лауреатлары дип табылды.

Бөтенроссия "Ел тәрбиячесе - 2015" конкурсы муниципаль этабы призерлары дипломнары белән Урыссудагы 6 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Олеся Топорова, Урыссудагы 3 санлы мәктәп тәрбиячесе Татьяна Маркелова бүләкләнде һәм конкурсның абсолют җиңүчесе дипломына Урыссудагы 4 санлы мәктәп тәрбиячесе Елена Рогачева лаек булды. "Сыйныф җитәкчесе - 2015" призерлары булып Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Идрисова, Подгорный мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Галиева табылды. Абсолют җиңүче - Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лиана Шафигуллина. "Өстәмә белем бирүнең иң яхшы педагогы" исеменә Галина Бакирова лаек булды. "Ел укытучысы - 2015" конкурсының "Педагогик һөнәргә тугрылыгы өчен" номинациясендә Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең математика укытучысы Ильмира Вилданова бүләкләнде, "Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә - Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең математика укытучысы Зифа Гайнетдинова, "Үз эшенең остасы" номинациясендә - Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең география укытучысы Гейнрих Миллер, "Милли традицияләрне саклаган өчен" - Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина, "Иң язшы инглиз теле укытучысы номинациясендә - Ютазы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зөлфия Гыйззәтуллина, "Иң креатив укытучы" номинациясендә - Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Динар Вилданов, "Иң яхшы физика укытучысы" номинациясендә - Подгорный мәктәбе укытучысы Лиза Дәүләтшина, "Иң яхшы химия укытучысы" номинациясендә - Урыссудагы 3 санлы мәктәп укытучысы Елена Колобова, "Иң яхшы математика укытучысы" номинациясендә - конкурсның зональ туры җиңүчесе дә булган Иске Урыссу мәктәбе укытучысы Зинфира Гыйззәтуллина. Республика рейтингында Зинфира Гыйззәтуллина иң яхшы ун математик арасында, ә Елена Колобова - унөченче урында. Район мәгариф хезмәткәрләренең прфсоюз оешмалары советы рәисе Валентина Орехова Зинфира Гыйззәтуллинага һәм Елена Рогачевага бүләк сыйфатында елга круизына бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм ахырында педагогларны сабырлыклары һәм зирәклекләре, көн саен куйган рухи хезмәтләре, һөнәрләренә тугры булулары, балаларны зур иҗтиһат куеп белем юлыннан алып барулары, һәр укучыга түземле якын килеп, аның белән аерым шөгыльләнүләре өчен рәхмәт белерделәр. Укытучылар һәрвакытта да балаларыбыз йөрәкләренә һәм акылларына игелек һәм шәфкатьлелек орлыклары чәчтеләр, яңа идеяләр һәм белемнәр җиткерделәр. Педагог шәхесе никадәр якты, аның кызыксыну даирәсе киң булса, укучылары арасында да ул шул дәрәҗәдә абруйлы.

Фотоларны Фотогалереядан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X